erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәсәншәехтан Данис Хаҗиәхмәтов истәлегенә

Әтисе рәхмәт әйтә.

Улыбыз Данисны искә алдылар

Хәсәншәех авылында улыбыз Данис Хаҗиәхмәтов (мәрхүм) истәлегенә оештырылган хоккей турниры булып узды. Мондый хоккей ярышы беренче тапкыр гына уздырылмый. Күпләр шушы уен аша да Данисны кабаттан үз йөрәкләре аша кичерделәр, искә алдылар.

Уенда дүрт команда катнашты. Хәсәншәех, Апаз, Пөшәнгәр, Шушмабаш авыллары егетләре рәхәтләнеп хоккей уйнады. Егетләр бар да көчле, җитезләр. Рәхмәт, матур уен күрсәттеләр. 1нче урынны Хәсәншәех авылы командасы алды. 2нче, 3нче, 4нче урыннарны Пөшәнгәр, Шушмабаш, Апаз командалары бүлеште.

Хоккей карарга бик күп авылдашларыбыз килгән иде. Күрше авыллардан да килделәр. Мондый чаралар чыгымсыз була алмый. Беруңайдан спонсорларны да әйтеп үтәм. Алар: Марсель Газизов, Әхтәм Әхмәтов, Марат Йосыпов, Раиф Нәҗмиев. Бик зур рәхмәт аларга. Шулай ук булышкан авылдашларга, оештыручыларга, хоккейчыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Алдагы елларда да исән-имин очрашырга насыйп булсын. Һәркемгә исәнлек-саулык телибез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнәс Хәҗиәхмәтов,

Данисның әтисе.

Хәсәншәех.

Редакциядән: Данис Хаҗиәхмәтов 2005 елда 23 яшендә юл һәлакәтендә вафат булган. Казанда авыл хуҗалыгы акдемиясен тәмамлап, Яшел Үзән районында авыл хуҗалыгы ширкәтен җитәкләгән. Хоккей уйнарга яраткан. Сүзебез дога булып барып ирешсен. Әти—әнисенә Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X