erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хуҗалык җитәкчеләре белән семинар үткәрелде

“Ашытбаш” ширкәте басуларындагы өчәр метрлы кукурузларны күргәч җыр искә төшә. Ул чәкәннәре!

29 сентябрьдә хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр белән үткәрелгән семинар әнә шундый кукуруз басуында башланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, белгечләр кукуруз культурасының терлек азыгы балансында мөһим урын тотуын билгеләп үттеләр. Аны игү, силослау технологиясе турында сөйләштеләр.

Соңыннан терлек-челектә 8 айлык эшкә йомгак ясалды. “Кызыл Яр” хуҗалыгы, беренче урынны яулап, күчмә кубокка лаек булды.

“Северный” хуҗалыгы – икенче, “Ашыт” хуҗалыгы өченче урында.

Быел сигез айда 463833 центнер сөт савылган, бу узган елның шул чорына карата 111 процент. Иң зур үсеш “Яңарыш” ширкәтендә, 9936 центнер сөтне күбрәк сауганнар. “Заря”, “Кызыл Яр”, “Ашытбаш”, “Северный”, “Ашыт” хуҗалыкларында 4111–3801 центнерга күбрәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Төрнәле–Пошалым” ширкәтендә 2608 центнер сөт кимрәк савылган.

1 сентябрьгә терлек-ләрнең баш саны узган елның шул чорына караганда 458 башка кимегән. “Кишет”, “Игенче”, “Кырлай”, “Кызыл Яр” ширкәтләре 275–114 башка арттырса, “Төрнәле–Пошалым”, “Яңарыш” ширкәтләре 245–231 башка киметкән.

Район буенча бозау алу 58 башка арткан. “Заря”да – 92, “Төрнәле–Пошалым” ширкәтендә 77 бозау күбрәк алынган. 7 хуҗалыкта бозау алу ким.

“Кишет”, “Кызыл Яр” ширкәтләрендә мөгезле эре терлекләрдән бер килограммга якын тәүлеклек үсеш алганнар. Ә менә “Аю” ширкәтендә 607 грамм гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X