erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хуҗалыкта 200 гектардан артык бәрәңге дә игәләр

Нәкъ шагыйрь язганча, җил дә вакытында исеп, яңгырлар да вакытында ява быел. Орлыклар да рәхәтләнеп туярлык. Инде күпьеллык үләннәрнең икенче катын ура башлаган хуҗалыклар бар.

 

28 июльгә район хуҗалыкларында 14035 тонна (82,9 процент) печән әзерләнде, 132256 тонна (78,2 процент) сенаж салынды. Бер шартлы терлеккә 19,4 центнер азык берәмлеге тупланды.

“Аю”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Тукай”, “Ашытбаш”, “Казанка” ширкәтләре җитәрлек күләмдә, күбесе запас белән печән әзерләделәр. “Курса МТСы”, “Тукай”, “Казанка” ширкәтләре җитәрлек сенаж салды.

“Кишет” ширкәтендә планда каралганның өчтән бере күләмендә генә печән әзерләнгән, 7 процентка якын гына сенаж салынган.

Һәр хуҗалыкның азык әзерләү мөмкинлекләре бар һәм бу эш дәвам итә. Район башлыгы Илшат Нуриев азык әзерләүдә яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен “Яңарыш” хуҗалыгы механизаторы Илһам Мостафинга, “Игенче” ширкәтеннән Илнур Сибгатуллинга, “Кырлай” ширкәтеннән Дилүс Шәрәфиевкә, “Казанка” ширкәтеннән Айрат Исмәгыйлевка, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Ренат Котдусовка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

Узган шимбәдә “Игенче” ширкәтендә шепкән (рыжик) культурасын суктыра башладылар. “Бер басуда гектардан 21 центнер чыкты, – ди баш агроном Марат Вахитов. – 15 центнер да бик яхшы уңыш булып исәпләнә. Дымлылыгы 7–8 процент, киптерәсе дә юк, чистарту җитә”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу хуҗалыкта комбайннарга эш күп, бер комбайнга 900 гектар туры килә. Төрле культуралар игү (җитен, соя, рапс, көнбагыш) эшне дөрес итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Хәзер менә төп уракка керешкәнче шепкәнне сугып алалар. Көзге культуралар өчен менә дигән элгәр дә әле ул. Комбайннар артыннан ук туфрак эшкәртелә, көзге чәчүгә әзерлиләр. Шуннан көзге бодай,  сабан культураларын сугу башлана. Төп урак  тәмамлангач югарыда әйткән башка культуралар да өлгереп җитә. Хуҗалыкта 200 гектардан артык бәрәңге дә игәләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин хуҗалык җитәкчеләре  халыкка пай җирләре өчен печән бирүне игътибар үзәгендә тотарга тиешләр, ди. Бу мәсьәләне республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да контрольдә тота. Чөнки узган ел корылык булу сәбәпле, мондый мөмкинлек чикләнгән иде, бурычлы булып калган хуҗалыклар да бар. Халыкка бүгенге көнгә 4355 тонна печән бирелде. “Халык  үзе безнең исәп буенча 6–7 мең тонна һәм аннан да артыграк печән әзерләде, – ди Марат Абдуллин. – Әле печәне чабылмаган елгалар, ерганак-лар бар. Шәхси хуҗалыклар да җитәрлек азык туплап куя алачаклар”.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X