erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хуҗаның өйдән соңгы тапкыр үз аяклары белән чыгуы була бу

Зәйнуллин, Борһанов, Сибгатуллин... Кемнәр өчендер алар урам исемнәре генә булса, минем өчен бу кешеләр бүген дә исән кебек, күңелдә якты истәлек булып сакланалар.

Яңа Кенәрдә туып-үскән Харис Зәйнуллин 1967–1981 елларда КПССның Арча райкомының беренче секретаре булып эшләде. Миңа  дүрт ел аның кул астында инструктор булып эшләргә туры килде. Минем өчен үзенә күрә бер тормыш мәктәбе булды ул.

Харис Зиннәтуллович аппарат киңәшмәсендә: “Урыннарга чыкканда кесәгезгә печенье булса да тыгып барыгыз, ач йөреп ашказаныгызны бозмагыз!” – диде. Ул райком инструкторы булып эшләгән елларын искә алды, урып-җыю вакытларында ындыр табагында киптергечтән  чыккан ашлыкны ашап ашказанын бозып бетердем, дип сөйләде. Колхоз  ашханәләре булмаган чорларда булган инде бу.

Бервакыт миңа әлеге киңәшне үземә дә искә төшерергә туры килде. Эш белән бер колхозга бардым. Колхоз рәисе белән фермаларда йөрдек, машина-трактор паркында булдык. Төшке аш вакыты җиткәч рәис: “Мин тамак ялгап киләм”, – дип өенә кайтып китте. Минем дә ашыйсы килә, кибеткә кереп бер кап печенье, бер балык консервсы алдым. Урамда авыз күтәреп ашап булмый бит инде, күренеп торган урман полосасына киттем. Анда барып җиткәч кенә консервыны ачарга кирәклеге искә төште. Бер очлы таш табып шуның белән ачарга керештем, пычранган консервны  ташларга туры килде, печенье ашап, кәнсәләргә кайттым. Рәис тә килеп җитте, эшне дәвам иттек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әтинең ашауга бәйле бер аяныч хәл турында сөйләгәне бар иде. Сталин хакимлек иткән елларда булгандыр инде ул. Безнең Корайван авылына районнан вәкил килә. Төшке аш вакыты җиткәч авыл Советы рәисе аны өенә чакыра. Аның йорты тирән елганың икенче ягындагы урамда. Юклык заманы, өйдә каты-коты гына. “Менә нинди хәлгә китереп җиткерделәр...” – дип ычкындыра хуҗа кеше. Вәкил тиз генә өстенә киенеп “Мин чыга торам”, – дип чыгып китә. Бераздан үтәүче кереп: “Вәкил киенеп чыксын, Арчага алып китәм”, – дип әйтте, ди. Хуҗаның өйдән соңгы  тапкыр үз аяклары белән чыгуы була бу. Йөрәк авырулы кеше тауның яртысына  җиткәч егылып үлә...

Бервакыт мине Харис Зиннәтуллович үз кабинетына дәшеп алды. “Мин Корайванда кибеткә кергән идем, анда симәнке бар икән, мин кеше барында алырга уңайсызландым. Син миңа бер кило симәнке алып кил әле, врачлар 40 яшьтән узган кешеләргә кыздырылган симәнке ашарга кушалар”, – диде. Мөхәммәт Мәһдиев “Без кырык беренче ел балалары” повестенда беренче тапкыр укытучының ипи ашаганын күргәч ничек гаҗәпләнүләре турында яза бит әле. Бу вакыйга да миңа шулайрак тәэсир итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X