erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хуш, Илсур ага!

Әле күптән түгел генә, 20 сентябрьдә Арча педагогика көллиятендә якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Илсур ага Шәйхетдиновның "Гомерем мизгелләре" дигән китабын тәкъдир итү булган иде.

Район башлыгы Илшат Нуриев аңа "Районның мактаулы гражданины" дигән мактаулы исем бирелү турында таныклык тапшырды.

Бүген, 30 декабрьдә Илсур аганы туган авылы Орнаш зиратында соңгы юлга озаттылар. Бу авылда хәзер кеше яшәми дә инде, әмма Илсур ага үзен шунда туган туфракка җирләүләрен теләгән. Туган җирен бик ярата, анда еш кайта иде ул, шактый еллар Орнаш сабантуйларын үткәреп килде.

Легендар шәхес 1936 елның 2 гыйнварында укытучылар гаиләсендә туа. Арча педагогика училищесына укырга керүе дә гаҗәп түгел. Әмма укытучы булу язмаган аңа, иптәш егете белән Үрнәктәге училищега китеп баралар. Кайда гына булмасын, гел "5" билгеләренә генә укый. Училищены тәмамлагач, тракторга утыра. Армия хезмәтеннән соң "Татнефтепроводстрой"трестына бульдозерчы булып урнаша. Бригадир, участок начальнигы, идарә башлыгы, генераль директор урынбасары була. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тайга урманнарында, Себер сазлыкларында, Краснодар краенда, Калмык республикасында, Украинада газ үткәргечләр салалар. 1975 елда аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Илсур Шәйхетдинов Арча районын газлы итүгә дә зур өлеш кертте, аның башка игелекләре дә әйтеп бетергесез. Арчалылар Герой якташларын һәрвакыт якты хатирәләр, рәхмәт хисләре белән генә искә ала. 

Хуш, Илсур ага, авыр туфрагың җиңел булсын... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X