erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хыялыбыз тормышка ашты

Быел безнең дә хыялыбыз тормышка ашты. Көтмәгәндә сыйныф җитәкчебез Һидиятуллина Алия Мәсхүт кызы “Шаян ТВ” оештырган  “Уймак” тапшыруында катнашырга чакырды.

Омтылган зур омтылыр,

Омтылмаган — онытылыр.

                                                    (Татар халык мәкале. )

            

          Һәркем ниндидер хыяллар, максатлар белән яши. Быел безнең дә хыялыбыз тормышка ашты. Көтмәгәндә сыйныф җитәкчебез Һидиятуллина Алия Мәсхүт кызы “Шаян ТВ” оештырган  “Уймак” тапшыруында катнашырга чакырды. Без, шатланышып,  ризалыгыбызны  белдердек. Әти- әниләребез дә бу эшебезне бик хупладылар, безгә гел ярдәм итеп тордылар. Көтелмәгән  шатлыгыбызны сезнең белән дә уртаклашасыбыз килә.

         Менә көтеп алган көн дә килеп җитте. Без “Шаян ТВ”да кунакта. Тиздән бәйге башланачак. Дулкынландыргыч минутлар. Бәйге  “Дуслык” (Казан) һәм “Заман балалары” (Арча) командалары арасында барды. Без җитезлектә, тәвәкәллектә, тапкырлыкта көч сынаштык. Ә алып баручы Мәликә апа безне гел күзәтеп, мактап торды. Рус мәктәбендә укысак та, спорт темасына багышланган сорауларга  саф  татарча җавап бирдек. Үзебезне татар гимназиясе укучылары янында сынатмадык.

          Көтеп алган көнебез сизелмичә дә үтеп китте. Безнең команда интеллектуаль уенда җиңеп чыкты.

      Яшьтәшләрем, сезгә дә “Шаян ТВ” үткәргән “Уймак” тапшыруында катнашырга тәкъдим итәм.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

ГББУ«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

 В.Ф.Ежков исемендәге

Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе»

«Электрон белем бирүдә

компетенция үзәге»,

 3 нче сыйныф укучысы

Сәләхов Нариман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X