Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Хәзер карап йөрим дә, йөрәк авырта”

    Янып торган, яшь, чибәр Илдус Саимәне сорарга баргач, кызның әтисе ягыннан каршылыкка дучар була. “Мин кызымны авылга кияүгә бирмим, үзебез чиләнгән дә бик җиткән”, – ди кызын шәһәрдә яхшы тормышта яшәтергә теләгән әти кеше.

     

    Тик яшьләр нык тора һәм үз дигәннәренә ирешә. “Саимә белән без авылларга спектакльләр куеп йөргәндә сөйләшеп киттек. Мин уйныйм, ул суфлер. Мин армиядән кайткан егет, ул Төрнәле мәктәбендә укытучы. Уртак тел тиз таптык, 5 ел очрашып йөрдек”, – ди Илдус абый. “Әти миңа шәһәр тормышы теләде. Хәзер авылда да яшәү шәһәрдәгенекеннән ким түгел”, – дип куйды әлеге вакыйганы көлә-көлә искә төшереп Саимә апа. – 44 ел матур гына гомер итәбез. Өч ул – Илүс, Ирек, Илмаз – үстердек. Оныкларыбыз бар. Хәзер шулар өчен сөенеп туя алмыйбыз”.

    Көек авылында яшәүче Илдус Әскәров белән әнә шулай танышып киттек. Үткәннәрне дә искә төшердек. Үзе турында кызыксынсам да, ул миңа башта бертуганнары, аннан балалары турында сөйләде, соңыннан гына үзенә тукталды.

    – Без гаиләдә 7 бала үстек. 2 малай, 5 кыз. Сугыш елларында тумасам да, әни сөйләгәннәрдән күз алдына китерәм. Икешәр тапкыр менеп, Күлтәс урманыннан чыбык-чабык ташу дисеңме, чабатаның төбе төшмәсен дип, буразна янында салып калдырып, ялан тәпи калган бәрәңге җыюмы – аларга барысы да эләккән. Безне дә кечкенәдән эшләтеп үстерделәр. 10 яшемдә Мөршидә апам белән печән җыеп алып кайта идек инде. Мин җиденче төпчек бала булсам да, иркәләүләр эләкмәде, – дип балачагын искә төшереп алды Илдус Әскәров.

    Төрнәле мәктәбендә укыган ул. Яхшы билгеләренә генә. Өчле алса, елый торган булган. Укытучысы Дания Аитованы ихтирам белән искә ала. Бер-ике көн авырып ятсаң, өйгә килеп дәрес бирә иде, ди. Спорт белән шөгыльләнгән. Чаңгыда беренчелекне бирмәгән. 8 сыйныфтан соң Әтнә техникумына зоотехниклыкка укырга киткән. Ни өчен шул һөнәрне сайлаган? Төгәл әйтә дә алмады. Әмма үкенечкә булмаган, гомере буе һөнәренә тугры булып калган.

    – Техникумда укыганда спорт белән бик нык шөгыльләнә башладым. Илсур исемле егет белән үзебез ясаган капчыкка суга-суга бокс уйныйбыз, йөгерәбез, кышын бәкегә төшеп юынабыз. Ул сәламәтлеккә бик зур ярдәм итте, – диде Илдус абый. – Тәмамлагач, колхоз рәисе Ахун абый Сабиров мине Иске Кырлайга эшкә чакырды. Колхозның гөрләгән чоры. Безнең дә яшь чак. Мактаган саен күтәрелеп китеп, җир җимертеп эшлибез. Аннан тагын яшьләр кайтты. “Менә, Әнвәр, (Әнвәр Камалов партия оешмасы секретаре) болай да була икән”, – ди Ахун абый безнең эшкә яхшы бәя биреп. Миңа кадәр эшләгән зоотехник армиядән кайткач, клубны җитәкләдем әле. Яшьләр күп. Концерт-спектакльләр куеп, шау килеп яшәдек.

    1972 елда егет армиягә китә. Әнвәр абыйның “ГАЗ-69”ы белән озатып куялар үзен. Мәскәүдә хезмәт итә. 12 татар егете була. Ай саен бирелә торган 25 сумны җыеп барып, “Москва” баяны сатып ала. Буш вакытларын җырлашып бергә үткәрәләр. Әнә шулай исендә калган аның хезмәт иткән еллары.

    Кайткач егетне Казанбашка Мирбат Хәстиев чакырып ала. Башта Илдус зоотехник-селекционер, шул ук вакытта комсомол оешмасы секретаре, аннан баш зоотехник була. “Мирбат абый үзе дә эшли, бездән дә таләп итә иде. 3нче яртыда иртәнге савымга килеп баса, бөтен ферманы әйләнеп чыга, аннан кич тагын килә. Мирбат абый мине дә бик күп нәрсәгә өйрәтте. Мин зоотехник, дип кенә тора алмадык. Фермаларга җаваплы итеп куйды. Силос, сенаж күп әзерләдек. Технологияләрен өйрәнә идек. Хәзер карап йөрим дә, йөрәк авырта”, – ди ул.

    Читтән торып югары белем да ала Илдус Әскәров. Хатыны да читтән торып институтта татар теле укытучысы булырга укый. Уллары Илүс туа. Аны кая калдырасың? Үзләре белән Казанга алып барып, Саимәнең апасында калдырырга мәҗбүр булалар.

     Ул еллар сагынып сөйләргә генә калган. Заманында авыр булса да, соңыннан онытыла бит ул. Бөтен көчен, тырышлыгын хезмәтенә багышлаган Илдус Әскәров. “Иң яхшы зоотехник”, авыл Советы рәисе булган чорында “Татарстандагы авыл Советлары арасында социалистик ярыш җиңүчесе” дигән мактаулы исемнәр яулаган. Соңрак техника куркынычсызлыгы буенча инженер да булган ул.

    – Кайда булсам да, спортны ташламадым. Дөрес, көрәшергә Саимә апагыз рөхсәт бирмәде. Минем өчен курыкты. Әмма чаңгыда йөрим. Әле дә. Саимә апагыз белән бергә, – диде ул. – Минем өчен Илүс көрәште, хәзер тренер ул, аның улы Илназ уңышлары белән куандыра. Кызы да кимен куймый.

    – Илдус гаиләдә төпле хуҗа, терәк. Бик коры да. Ачуланмый ул. Күзе белән генә карый. Балалар аңлый. Узган ел яндык бит без. Үз тырышлыгыбыз белән яңадан сафка бастык, Аллага шөкер. Исәнлектән аермасын, – диде Саимә апа.

    Соңыннан Илдус Әскәров гармуннарын диванга тезеп куеп, чиратлап шуларда уйнап күрсәтте. “Янгында беренче булып гармуннарны һәм документларны алып чыктым. Башка әйберләргә чират җиткәч, көч калмады. Бармак битләре янды. Шулай да гармунны кулга алам әле. Менә монысы әтинеке. Ядкәр итеп саклыйм”, – дип борынгы көйне сузды.

    Гөлсинә Зәкиева

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: