erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәзрәтләр быелгы Рамазан ае турында иң актуаль сорауларга җавап бирде

Рамазан ае кайчан башлана? Кемнәргә ураза тотмаска рөхсәт ителә? Ковидтан вакцина уразаны бозамы? Бу һәм башка сорауларга хәзрәтләр җавап бирде.


Рамазан ае кайчан башлана, беренче тәравих намазы ничәсе укыла?

Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары:

Быел Рамазан ае 13 апрельдә башлана. Беренче тәравих намазы 12 апрель көнне ястү намазыннан соң укылачак. Гает намазы 13 майда булачак.


Солтан Исхаков
Уразаны ничә яшьтән тотарга кирәк?

Булат хәзрәт Мөбарәков, Казан казые:

Бала начар һәм яхшылыкны аера ала торган яшькә җитә икән, аңа ураза тота башларга мөмкин. Әти-әниләргә балаларына ураза турында сөйләргә киңәш ителә. Балага уразаны 1-3 көн тотса да була.

Мәчетләрдә ковидтан саклык чаралары күреләчәкме?

Илфар хәзрәт Хәсәнов:

Мәчетләрдә барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә тиеш булабыз. Намаз вакытында социаль дистанция сакланачак. Сулыш органнарын саклау өчен битлекләр кияргә кирәк.

Социаль дистанция булгач, мәчетләрдә урын җитәчәкме?

Илфар хәзрәт Хәсәнов:

Җомга намазларыннан да күренгәнчә, мәчеткә килүче мөселманнар саны күпкә кимеде. Шуңа күрә дин кардәшләребез өчен уңайсызлыклар тумас, бер кеше дә урынсыз калмас, мәчетләрдә урыннар җитәр дип ниятлибез.

Рамазан аенда нинди гөнаһлар кичерелми?

Булат хәзрәт Мөбарәков:

Бу гөнаһлар — башка нәрсәләрне Аллаһы Тәгаләгә тиң кылу яки Аллаһка ышанмау. Бу гөнаһ гафу ителми. Ягъни кеше бу дөньядан киткән вакытта соңгы мизгелләрендә мөселман буларак, Аллаһы Тәгаләгә ышанып китәргә тиеш.

Әгәр дә башка кешеләр бурычлы кешене гафу итсә, аны Аллаһы Тәгалә дә кичерә. Башка кешеләр кичермәсә, аның хисабы ахирәткә, Кыямәт көненә күчә. Кыямәт көнендә шул коллар аны гафу итеп, зур дәрәҗәгә ирешә, яки аның савапларын алып, бурычлы кешене изге гамәлсез калдыра ала.

Кемнәргә ураза тотмаска рөхсәт ителә?

Булат хәзрәт Мөбарәков:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кеше үзенең авылы, шәһәреннән 100 километр еракка китә икән, ул сәфәрдә булып санала. Ә сәфәрдәге кешегә уразаны тотмаска рөхсәт ителә. Бу вакытта ул бурычын башка көндә тотарга тиеш була. Җиңел булса, уразаны сәфәрдә дә тотарга мөмкин. Шулай ук авырып китүчеләр чирләгән көннәрендә уразаны калдырып тора ала. Алар да бүтән көннәрдә тотып бетерә.


Солтан Исхаков
Сәламәтлекләре буенча уразаны һич тә тота алмаган һәм киләчәктә дә тота алмаячак кешеләр бар. Алар фидия сәдакасын бирә. Фитыр сәдакасы шикелле үк ул да фәкыйрьләргә тапшырыла.

Йөкле хатын-кызга ураза тотарга кирәкме?

Булат хәзрәт Мөбарәков:

Әгәр дә ураза тотса, аның саулыгына зыян килә икән, ул вакытта тотмаса ярый. Каза тоту шарты белән. Зыяны булмаса, үзен әйбәт хис итсә, ул вакытта тота ала. Ул фарыз булып санала.

Республика ифтары кайчан була?

Илфар хәзрәт Хәсәнов:

Республика ифтары 7 май көнне «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак.

Ифтарларда кешеләр саны буенча тыюлар булачакмы?

Илфар хәзрәт Хәсәнов:

Мәҗлестәге кешеләр саны йөздән артмаска тиеш. Һәр кешегә 4 квадрат метр урын булу мөһим.

Коронавирустан вакцина уразаны бозамы?

Булат хәзрәт Мөбарәков:

Вакцина ясау уразаны бозмый. Бу — нәзарәтнең фикере. Ләкин кайбер галимнәр боза дигән фикердә. Шуңа да кеше: «Шөбһәм булмасын», — дип әйтә икән, бу вакытта вакцинаны кич белән, кояш батканнан соң ясатырга була.

Фитыр һәм фидия сәдакаларының күләме нинди?

Булат хәзрәт Мөбарәков:

Быел Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы вәкилләре зәкят түләү өчен нисабны 310 мең сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 36 мең сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 700 сум.  Подробнее: https://intertat.ru/news/religion/10-04-2021/h-zr-tl-r-byelgy-ramazan-ae-turynda-i-aktual-soraularga-avap-birde-5818443

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X