Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кибетченең ник кәефе юк?

    Арчадагы кибетләрнең берсенә кердем.

    Кибетченең ничектер кәефе юк. Таныш кибетче. Сөйләшеп йөрибез. 

    -- Төркиягә ял итәргә бардыгызмы? -- дип сорадым.

    Реклама

    Ел да мин аларның Төркиягә ял итәргә барганнарын белә идем.

    --Юк шул, -- дип сөйләп китте танышым. -- Барган булсак, бөтенләй икенчеләнеп кайта идем. Диңгез буена ял итәргә һичшиксез барырга кирәк. Тормышны азга гына булса да үзгәртеп алырга кирәк. Үзең дә үзгәрәсең. Яшиселәр килеп китә. Бармагач, менә кәеф тә әллә нинди, тамак та әллә нишләп тора, йөткерәсе килә... Ял итеп кайтсам, мондый булмый идем. Диңгез һавасы диңгез һавасы инде, файдалы... Каян чыкты бу коронавирус дигәнең...

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: