erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кичкә кадәр бәрәңге бакчасында качып яткан

Өч улын югалту ачысын да кичергән ана ул.

Тыл ветераны Рауза апа Мөхәммәтдинованың сугыш елларында

күргәннәре белән танышып үтик. Бу хакта безгә Акчишмә авыл китапханәсе

җитәкчесе Халидә Мөхәммәтдинова хәбәр итте.

– 1943 елда Лаешка урман кисәргә вербовать итеп җибәрделәр. Башта

поездда, аннан Лаешка пароходта бардык. Көймәдә су кичтек. Теге ярда

көймәне бәйләүче булмаган, көймә кире суга кереп китте. Кычкырыш-елаш

башланды. Көчкә ярга чыктык. Бераз чыландык та. Шул килеш клубка алып

кайтып йоклаттылар. Икенче көнне фатирларга бүлделәр. Эшкә 7 километр

көймәдә барырга кирәк иде. Бер куркып калгач, көймәгә утырырга куркып,

15 километр араны җәяү йөри торган булдык. Өскә кияргә юк. Әни бәрәңге

туңдырып биреп җибәргән иде. Шуны кар астында саклыйбыз. Алып

пешерәбез дә, хуҗа биргән аз гына сөткә туглыйбыз. Шуның белән йөрибез.

Урман кисү нормасын көндәлек үтәп бардык. Кискән агачны

штабельләп өябез, 2-3 метрлы утынны башта транспортерга, аннан пароходка

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

төйибез.

Хәйран гына шулай эшләгәч, документларны, әйберләрне югалтып

авылга кайтып төштем. Әни авыл кешеләренең сөтен сепаратта аерта иде.

Кешеләрдән оялып өйгә кермәдем, кичкә кадәр бәрәңге бакчасында качып

яттым.

Һай, ул без туздырган чабаталар... Чабата әртилендә эшләгәч, чабатасыз

тормадым, анысы. Аннан урман кисүдә катнашкач, Яңа Кенәргә юл эшенә дә

җибәрмәделәр.

Бу әле Рауза апа күргәннәрнең бер өлеше генә. Һәрберсен җентекләп

сөйли башласаң, өлкәннәр әйткәнчә, үзе бер китап язарлык. Вагыйз абыйга

тормышка чыгып, матур гомер иткәннәр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр.

Өч улын югалту ачысын да кичергән ана ул. Бүген балалары тәрбиясендә

яши. Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек, сабырлык бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X