erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кичләрен керосин лампасы яктысында фронтка дип бияләйләр бәйлибез

Түрдә күкрәген медальләр бизәгән зәңгәр костюмнан балкып Вакыя ханым Гыйндуллина утыра. Ә янында – балалары, якыннары

Бу көнне ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер буе балаларга белем биргән хезмәт ветеранын укытучылар да котлаган, шәһәр башкарма комитетыннан да килгәннәр иде. Вакыя

ханымга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды.

– Бер җыелышта чыгыш ясаганда әнине өченче мәктәп директоры Заһид Гаделшин күреп ала. Шуннан зәңгәр костюмлы укытучыны үз мәктәбенә эшкә җибәрүләрен сорый. Әни бүген дә шул зәңгәр костюмыннан, – диде кызы Венера ханым.

Вакыя ханым Түбән Әзәк авылыннан. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисен фин сугышына алалар. Аннан инвалид булып кайта.

– Сугыш башланганда мин 4нче сыйныфны тәмамлаган идем. Әтине колхоз рәисе итеп куйдылар. Аннан эш буенча Казанга киткән җиреннән сугышка алдылар. Яшь баласы булуга карамастан, әнине бер көн дә колхоз эшеннән калдырмадылар. Кайбер көннәрдә әни урынына сеңлем Минзәйфәр белән без чыгабыз. Кичләрен керосин лампасы яктысында фронтка дип бияләйләр бәйлибез. Авылда артель бар иде. Шунда ертык парашютлар кайтаралар. Хуҗалык саен өләшеп чыгалар. Шуларны сүткәндә куллар канап бетә иде, – дип искә ала Вакыя Гыйндуллина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнисе бик тырыш хатын була. Авыр булса да, сыерны саклап кала. Әмма рәхәтләнеп сыер сөте эчү юк инде ул. “Шәрәфи абыйларда колхоз сепараты бар иде. Шуларга барып каймак аерттырабыз. Май итеп язып, дәүләткә тапшырабыз. Эчәргә сепарат сөте генә кала. Дөрес, әни безне чиратлап чиләк төбе яларга дип Шәрәфи абыйларга алып бара иде. 1945 елның язына чыкканда ашарга тәмам бетте. Ачлыктан хәлсезләнә башладык. Әни ишекне тышлаган бозау тиресен телемләп турап, шулпа итеп кайнатып эчерткәнен хәтерлим. Шуннан бераз тернәкләнеп киттек”.

Вакыя ханымның ул еллар турындагы хәтирәләр дәфтәрендә шундый юллар бар. Әтисе исән-сау кайта. Кыз җидееллык мәктәпне тәмамлап, педучилищега укырга керә. Аннан читтән торып педагогика институтын да тәмамлый.

Вакыя Гыйндулли-наның 41 еллык эш стажы бар. Хезмәт юлын ул Өчиле мәктәбендә башлый, 1975-1986 елларда Арчаның өченче мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Гаилә кора. Ире Нургали белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Венера һәм Рәмзия үзе кебек үк укытучы, уллары механик һөнәрен үзләштерә.

– Улым Рафаэль әфган сугышы ветераны иде. Күптән түгел генә вафат булды, – диде хезмәт ветераны өстәлдәге улының портретына күрсәтеп. Ана өчен үзеннән алда баласын югалтудан да ачы хәсрәт бар микән? Йөрәге әрни, күңеле сыкрый ананың. Искә алганда елый-елый тәмам кибеп беткән күзләрендә яшь бөртекләре пәйда булды, әмма гомере буе сабырлык өлгесе булып яшәгән Вакыя апа бу хәсрәтен дә эченә йотты, туган көне белән котларга килгән якыннарының кәефен төшерәсе килмәде.

Тик ялгыз түгел ул. Кызлары һәрчак янында. Юбилеена бертуган сеңелләре, энеләре килгән. Алар бар да исән-сау. 5 оныгы, 5 оныгының баласы бар. Ветеран укытучы буларак хөрмәт итәләр үзен. Ул бу көнне үзенең зәңгәр костюмында бик сөйкемле һәм бәхетле иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X