Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кием алып бирде

    Бар ул мәрхәмәтле кешеләр.

    Бу язманы укыган бер ана безгә шалтыратты. "Бар икән ул мәрхәмәтле кешеләр, - диде ул. - Безнең малай футболга йөри. Аяк киеме яхшы кирәк. Начарын, арзанлысын алсаң - бер көнлек. Кроссовка бүләк итүче булсын иде әле! Бик сөенер идек. Безнең Арчада бармы икән ул Тәтештәге кебек спортчыларга кием алып бирүчеләр?" Хөрмәтле сайтны укучылар, сез безгә спортчыларга кием алып биргән мәрхәмәтле кешеләр турында яза аласыз. Хәбәр итү өчен ватсап номерын да язабыз: 89179076971. Ә хәзер әйдәгез язманы укыйк.

    Бар ул мәрхәмәтле кешеләр

    Тәтештә туып-үскән Фиргать Җиһаншин спорт мәктәбендә шөгыльләнүче җиңел атлетчыларга бертөрле спорт киемнәре сатып алырга ярдәм иткән.

    Тренер Рәшит Габдрахманов шәкертләре яңа киемнәреннән канәгать. Аның әйтүенчә, ­Фиргать Җиһаншиннан алар бер­ничә тапкыр бүләк алган.

    Реклама

    «Фиргать – мәрхәмәтле кеше. Ул безгә әле тагын йөгерү өчен махсус аяк киеме, йөгерү киеме, җиңел атлетика өчен кирәк-ярак­лар алырга да ярдәм итте. Яңа елга балаларга бәйрәм өстәле оештырды. Шушы араларда без Казанга ярышка бардык, анда безне Җиһаншиннан бүләк ителгән бер төрле спорт киемнәреннән күреп, күп­ләр хәтта көн­ләшеп тә ­куйды», – диде тренер

    Тренер фикеренчә, спорт киемнәре яшь спортчыларга яхшы этәргеч булып тора. Аны бары тик район җыелмасы әгъзалары гына алган

    Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatesnen-inel-atletcylary-komandasyna-avyldaslary-bortorle-yana-sport-kieme-bulak-itkan-5854906

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: