Реклама
Киемдәге тапларны ничек бетерергә?
Иннек эзе. Таплы урынга чәч лагы сиптерегез, 15 минуттан соң җылы су белән юып төшерегез. Тап беткәнче шулай кабатлыйсы.
Чирәм эзе.Таплы киемне ике сәгатькә тозлы суда калдырып торырга, аннары яхшылап юарга кирәк.
Тир.Лимон согы белән чәй содасын бергә кушып, таплы урынга ышкырга. 15 минутка калдырырга һәм юарга.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз