erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Киемгә карап каршылыйлар

Узган атнада Арчада “Матур булыйк” дигән проект кысаларында хатын-кызларыбыз өчен матурлык бәйрәме үтте.

Аны “Сөембикә” журналы редакциясе район хакимияте белән берлектә оештырды. Һәм беренче генә тапкыр да түгел. Өченче ел проект авторы, журналның баш мөхәррире урынбасары Рәмзия Кашапова хатын-кызларыбыз белән очрашып, матурлык турында сөйләшү, үзара аралашу үткәргән иде инде. Бу шуның дәвамы булды дисәк тә ялгышмабыз.

Быел сүз 2021 ел модасы – яңа һәм шул ук вакытта онытылырга өлгергән элеккеге алымнар белән тулыландырылган мода турында барды.

– 19 гасыр ахыры һәм 20 гасыр башында татар хатын-кызлары ефәк тукымадан күлмәк кигән. Калфак модада булган. Хәзер дә калфак кия башладылар. Тик шуңа игътибарыгызны юнәлтәсем килә, онытмагыз, калфак ул кызлар өчен, балалы ханымнар өчен түгел. Шулай булып калсын да, – дип бераз аптырашта калдырды Рәмзия Кашапова.

Хәзер элеккечә милли киемнәр киеп йөреп булмый. Заманы ул түгел. Әмма татар милләтеннән икәнеңне күрсәтәсең килсә, өстеңдәге заманча күлмәгеңне дә яраклаштырып була икән.

– Бизәнү әйберләре – хәситә, беләзек, алкалар һәм башкалар ярдәмендә образны үзгәртергә мөмкин. Бервакыт Үзбәкстанга бардык. 94 илдән килгәннәр иде. Безнең делегациядәге хатын-кызлар бер генә төстәге озын күлмәк киде һәм аны хәситә белән бизәде. Шул безнең киемнәргә милли төс кертте, – диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Маруся” брендына нигез салучы Мәскәүдән махсус кайткан Альбина Яковлева да аның сүзен дәвам итте, бүгенге көн модасы турында сөйләде.

– Мода бүген бик катлаулы. Ул безнең тормышка тәэсир ясый. Нинди кием кисәң дә ярый, аның мөһимлеге юк, дибез. Ә менә бар шул. Хәзер егетләр дә, кызлар да бер төрле киенә башлады. Кайвакыт кызмы ул, малаймы икәнен дә белмибез. Аннан кофта кияләр дә, аның алдын итәк я чалбарга кертәләр, арты чыгып кала. Яшьләр өчен шул мода, әмма бар кешегә дә килешәме соң ул? Хатын-кызны кием бизи. Тырнаклар, чәчләр дә каралган булырга тиеш, – диде ул.

Альбина Михайловна дефиле дә үткәрде. Стилист буларак, үзебезнең мәктәп директорлары, укытучыларны киендереп, модалы кием күрсәтергә сәхнәгә чыгарды, һәр киемгә аңлатма бирде, киңәшләрен әйтте.  Арчадагы укыту үзәгендә белем алучы кызлар үзебезнең модельләрне бизәндерделәр. Беренче карашка хәтта танымыйча да тордык үзләрен.

– Киемгә карап кешене каршылыйлар, дигән сүз дөрес икән. Үзебезне бөтенләй икенче төрле хис иттек. Мин матур икән бит, дигән уй килде. Һәрвакыт шулай матур итеп киеник. Үзебез өчен кирәк, – диде модельләрнең берсе, Шушмабаш мәктәбе җитәкчесе Рәзилә Шәймәрданова.

Психолог Зөлфия Әлмөхәм-мәтова “Хатын-кыз бәхете формуласы” белән таныштырды. “Резедаодор” компаниясе хезмәткәре Анастасия тиз нәтиҗә бирә торган кремнар турында сөйләде. Соңыннан теләге булганнар махсус прибор аша бит тиреләре нинди булуын белделәр, кремнарны үзләрендә сынап карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X