erid:2VtzquqpS7d
Килә ява, килә ява, ияләште бер болыт, диярсең...
Арча яңалыклары

Килә ява, килә ява, ияләште бер болыт, диярсең...

30 апрельдә Татарстанда һава торышын чираттагы циклон билгеләячәк.

30 апрельдә Татарстанда һава торышын чираттагы циклон билгеләячәк. Яңгыр көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +4...+9 градус, ә көндез - +9...+14 градус.

Майның беренче көннәрендә республикада янә температура күтәреләчәк, чөнки төбәк циклонның җылы секторында булачак. 1 майда яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +4...+9 градус, көндез - +14...+19 градус, дип фаразлый синоптиклар.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев