Киләчәктә дә бергә булыйк
2023 елның икенче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” район газетасына 3233 кеше язылды. Бу узган елның икенче яртыеллыгына караганда күпкә артык.
8 август көнне район газетасына яздыру буенча беренче өч урынны яулаган почта бүлекчәләре җитәкчеләренә акчалата бүләкләр тапшырылды.
Һәр вакытлы матбугатка яздыру кампаниясе вакытында район газетасы редакциясе почта бүлекчәләре арасында бәйге оештыра. Кем күпме яздырган һәм планны үтәгән? Әмма бәйгенең шарты бар. Аның нигезендә хуҗалыклар санына карата күпме язылганнары исәпкә алына һәм шуның өстенә әле язылучылар саны узган елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда артыграк булырга тиеш.
Бу бәйге беренче ел гына үткәрелми. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча да Казанбаш почта бүлекчәсе беренче урынны яулаган иде. Ә быел кемнәр җиңүче?
Бәйгенең ике шартын да үтәп, Яңасала почта бүлекчәсе (җитәкчесе Фидалия Мөхәммәдиева) беренче урынны яулады. Ул хуҗалыклар санына карата планны 122 процентка арттырып үтәгән һәм узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 18 кешегә артыграк яздырган.
Икенче урында Курса Почмак почта бүлекчәсе (Гәүһәрия Гәрәева). Биредә хуҗалыклар санына карата план 119 процентка үтәлеп, узган елга караганда 15 кеше артыграк “Арча хәбәрләре”н алдырачак.
Өченче урынны Утар Аты (Люция Галимҗанова) һәм Казанбаш (Алсу Хәбибуллина) почта бүлекчәләре бүлеште. Аларның икесенең дә план үтәлеше 115 процент.
Шулай ук яхшы күрсәткечләргә ирешкән Носы (Сәрия Мортазина), Үрнәк (Лилия Фәсхетдинова), Яңа Кенәр (Рузилә Әхмәтгәрәева) почта бүлекчәләре кызыксындыру премияләренә ия булды.
Җиңүче почта бүлекчәләре җитәкчеләренә һәм барлык хат ташучыларына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Бу җиңү һәм безнең газетабызны укучылар саны тулылануы аларның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Быел да почта бүлекчәләре булмаган авылларда эшләүче хат ташучылар арасында да бәйге оештырдык. Беренче урынны Бирәзәбаш (хат ташучысы Зөлфия Минһаҗиева) яулады, икенче урынны Наласа авылы халкына газета-журналлар өләшүче Диләрә Хәсәнова алды, өченче урынга Өчиле, Иске Йорт авылларында почта таратучы Сөмбелә Солтанова лаек булды.
Хат ташучы Зөлфия Минһаҗиева турында аерып әйтеп, аңа җылы сүзләребезне җиткерәбез. Олы яшьтә булуына карамастан, Зөлфия ханым икенче тапкыр беренче урынны яулады. Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез.
Бүләкләрне “Арча хәбәрләре” район газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин тапшырды.
– Бик зур рәхмәт, хөрмәтле почта хезмәткәрләре! Сезнең тырышлык белән без бу яртыеллыкта да алга куелган планнарны арттырып үти алдык. Киләчәктә дә бер-беребезне аңлап, матур хезмәт нәтиҗәләренә ирешербез, дип уйлыйм, – диде ул.
Шунысын да искәртик, безнең тиражыбыз артуда турыдан туры редакция аша язылучы хезмәт колллективларының да өлеше зур. Аларга да ихластан олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Әлбәттә иң зур рәхмәтебез сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз! Газетабызны яратып укучылар һәм даими алдыручылар, яңа язылучылар, киләчәктә дә безнең белән бергә атлап, район хәбәрләре белән беренчеләрдән булып танышып барыгыз. Үзегездән дә хәбәрләр көтәбез. Ә почта бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хат ташучыларга авыр, мәшәкатьле, күп хезмәт, тырышлык, кеше белән аралаша белүне сорый торган хезмәтләрендә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев