erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Киләчәгегез үзегездән тора”

– Бүген сезнең төп бурыч – яхшы уку. Яхшы укыган кеше тормышта да югалмаячак.

Күптәннән килгән матур гадәт буенча Яңа ел алдыннан район башлыгы Илшат Нуриев районның сәләтле балалары белән очрашты. Анда барлыгы 16 укучы катнашты. Илшат Нуриев район тормышы, башкарылган эшләр, алдагы елга планнар белән таныштырып үтте, укучыларның сорауларына җавап бирде.

Ә сораулар төрле өлкәгә кагылышлы иде. Дөресрәге, укучылар сорау гына биреп калмадылар, тәкъдимнәрен дә җиткерделәр, фикерләрен дә белдерделәр. Район башлыгы һәрберсен игътибар белән тыңлады, тулы җавабын бирде.

– Фикерләрегез, тәкъдимнәрегез кызыклы. Идея, планнарыгызны тормышка ашыру буенча бездән ярдәм кирәк булса, үзебездән торганын эшләрбез. Шулай район тормышы белән янып яшәгез, – диде Илшат Нуриев. – Бүген сезнең төп бурыч – яхшы уку. Яхшы укыган кеше тормышта да югалмаячак. Уңышка ирешәм дисәң, һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә кирәк. Исегездә тотыгыз, сезнең киләчәгегез үзегездән генә тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу көнне Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме дә булды. Анда мәктәпләрдән алдынгы укучылар, җәмәгать эшләре активистлары, олимпиадаларда җиңүчеләр, күп балалы, авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Мәгариф идарәсе, Укучылар сарае, сәнгать мәктәбе, мәдәният идарәсе, педагогика көллияте, волонтерлар белән берлектә оештырылган чыршы бәйрәме балаларга бик ошады. Соңыннан алар Казан театр училищесы студентлары тәкъдим иткән “Песи” дигән театральләштерелгән тамаша карадылар. Әлбәттә инде, һәрберсенә Кыш бабай бүләкләре дә бар иде.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X