erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Киленем бик яхшы. Шуның хакына яшим"

​​​​​​​Арчада яшәүче Мария Ильинага 95 яшь тулды.

Юбилярны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Ильшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды. Мария Георгиевна бүләкләргә ихластан шатланды.

– Мин үзем Арча кызы. Сугыш башланганда 16 яшь иде. Сугышка китәсе идем, алмадылар, син әле яшь, 17 тулсын, йөрмә монда, диделәр. Яшь булсак та, бөтен эшне башкардык. Безне авылларга җибәрәләр иде. Кыр эшләренә. “Ворошилов” колхозына күп йөрдек, Кәчегә. Кая кушсалар, шунда булдык. Хәрби госпитальдә дә яралы солдатларны карарга туры килде. Дүрт ел буе, – диде Мария Георгиевна.

Әтисе хәрби комиссариатта, аннан милициядә эшли. Сугышка җибәрмиләр, бронь белән кала. Әнисе госпитальдә ашханәдә пешекче. Гаиләдә ике бала.

– Ул заманда бар кеше ачлы-туклы яшәде инде. Безне дә читләтеп үтмәде.  Ачтан үлгәннәр дә булды. Ярый, әни пешекче булгач, бераз алып кайтты. Дөресрәге, акмаса да, тамды. Әтинең пекарняда дусты эшли иде. Кайчак аның янына кереп чыга да, дусты бер буханка ипи бирә. Әти кош тоткан кебек күтәреп кайта. Безне уятып, берәр телем кисеп бирә. Йокы аралаш, күз дә ачылмаган килеш тәмләп ашаган хәтердә, – ди Мария Ильина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аннан ул саклык банкында, салым инспекциясендә эшли. Шуннан лаеклы ялга чыга. Тик өйдә ятарга ирек бирмиләр, хәрби комиссариатка чакырып алалар. 19 ел буе шунда хезмәт куя. Бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә.

– 1946 елда Николай Копыловка кияүгә чыктым. Ул чакта Арчада хәрби часть бар иде. Николай шунда хезмәт итте. Пензаныкы иде. Алып китте үзе белән. Тик ияләшә алмадым, үз ягыма, татарларым арасына кайтам, дидем. Минем бөтен дусларым, кавалерларым татар иде. Сугышка кадәр Арчада татарлар бик аз яшәде. Алар сугыш беткәч күбәеп китте. Авыллардан килеп урнаштылар, – дип искә ала ветеран.

Икенче тапкыр кияүгә чыга яшь ханым. Тик анысы да вафат инде. Бүген Мария Георгиевна 73 яшьлек бердәнбер улы Владимир Копылов һәм килене Раиса Петровна белән яши. Бер оныгы, ике оныкчыгы бар.

– Тормышым яхшы. Киленем бик тәрбияли. Киленем хакына яшим, – диде ветеран киленен мактап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X