erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Килеп җитә ак тунлы кыш та

28 октябрьдә табигать көйсезләнеп алды. Республикада җилнең тизлеге урыны белән секундына 25 метрга кадәр җиткән урыннар булган. Бәхеткә, давыл безнең районга зур зыян сала алмаган.

Әмма Арчада минем күз алдында бер урамдагы гаражның түбәсен күтәреп алып каршыдагы хуҗалыкның капкасына китереп сылады, электр чыбыклары өзелде. Түбә юл аша секундлар эчендә күләгә кебек кенә үтеп чыкты. Ярый әле юлына кеше-мазар очрамады. Түбәне рәтләрләр, РЭС хезмәткәрләре чыбыкларны әле караңгыда да тәртипкә китерәләр иде.

– Мин сату итә торган будка дер селкенеп торды, – ди Ашытбаш авылында яшәүче эшмәкәр Рәис Шәкүров. – Алып китә дип кот калмады.

Рәис Арчага килеп үзләре җитештергән продукция белән сату итә. “Менә бүген чөгендер алабыз әле, – диде ул. – Үсеп тә караган, самавыр хәтлеләре бар, туфрак салкынайган саен шикәре дә арта бит”.

Рәиснең язгы-көзге айларга фаразларын биргән идек. “Бөтенесе дә туры килеп бетмәсә дә, күбесе дөрес булды. Хуҗалыклар шул фаразларга карап эшне тиз тоттылар, ашлыкны әйбәт көннәрдә җыеп бетерә алдылар”, – диде ул елмаеп.

Һәвәскәр бакчачы  әле кәбестәсен алмаган, өч кырау төшүе кирәк, берсе булды инде, тагын икесен көтәбез, шуннан соң алынган кәбестә яхшы саклана, ди.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Уңыш җыю эшләре эрерәк хуҗалыкларда да дәвам итә. “Кырлай”, “Игенче”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре бәрәңге алуны төгәлләделәр. “Кырлай”  ширкәте 930 гектардагы бәрәңгенең һәр гектарыннан 430ар центнер уңыш җыйнап алды. Биредә хәзерге вакытта комбайн белән кәбестә алалар.

Әлеге хуҗалыкларда һәм “Яңарыш” ширкәтендә кукурузны орлыкка сугалар. “Яңарыш” хуҗалыгында без узган җомга көнне булдык. Фәрит Мөхәммәтҗанов белән Фәрит Хөснетдинов быел районда урып-җыюны беренчеләрдән булып башлап җибәргәннәр иде. Әле дә уракта алар, “Акрос” комбайннары белән кукуруз суктыралар.

– Бу комбайнда 16 ел эшлим, бернинди проблема булганы юк, – ди Фәрит Хөснетдинов. – Быел 18 мең центнер ашлык суктырдым, шуның өчен 200 мең сум акча алдым. Пенсиядә инде мин, быелдан туктармын, дигән идем. Болай кадерне белгәч эшләми булмас инде.

Редакциягә кайткач, кайбер хуҗалыкларга шалтыратып комбайнчыларга ничек түләүләре белән кызыксындым. “Безнең иң алдынгы комбайнчы малае белән эшләде, барысы 210 мең сум акча, бушка 10 тоннага якын ашлык алдылар”, – диде баш икътисадчы Фаил Котдусов.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X