erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Килер бер көн, алдакчылар йөрер төркем-төркем

Бер елны редакциягә өч литрлы банкалар күтәргән әби-апалар килеп керде. “Безне алдадылар, банкасы мең тәңкә генә булгач кызыгып алган идек, ялган бал булып чыкты”, – диләр. “Ник алганчы кермәдегез, балны белгән умартачылардан гына алыгыз”, – дидем. Алдакчыларны эзләп карадылар, билгеле, тик  алардан җилләр искән иде инде.

Полиция хезмәткәрләре дә җай килгән саен мошенниклардан сакланыгыз, дип кисәтеп тора. Күптән түгел генә узган хисап җыелышларында участок инспекторлары бу турыда мисаллар китереп аңлаттылар. Әмма һаман алданалар.

Әле яңа гына Арча шәһәрендә күп фатирлы йортларда төтен юлларын, җилләтү каналларын чистартып йөрүчеләр пәйда булган. Өлкән яшьтәге кешеләргә кереп үз хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Кайберәүләр бу кармакка эләгә, белмәгән, күрмәгән кешеләргә кайсы – 4, кайсы 7 мең сум акчасын чыгарып бирә. Әмма тегеләр чыгып киткәч аңнарына килә болар. Шикләнеп тегендә-монда шалтырата башлыйлар. Шалтыратырсың да шул, бер хуҗабикә тегеләрнең берсенең кесәсеннән кирпеч чыгарып җилләтү каналына тыгып куйганын күреп кала. Җилләтү каналының рәшәткәсен хуҗалар күрмәгәндә алып, кирпеч тыгып куя икән болар. Ә хуҗа күргәндә яңадан рәшәткәне алып кирпечне тартып чыгаралар. Мондый “хезмәт” өчен 7 меңне түләрсең, билгеле.

– Без шәһәрдәге 200дән артык күп фатирлы йортка хезмәт күрсәтәбез, – ди Арча районы идарәче компаниясе җитәкчесе Илдус Әһлиев. – Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, күп фатирлы йортлардагы вертикаль төтен юлларын һәм җилләтү каналларын елга 3 тапкыр тикшерәбез. 2017 елдан безнең килешү нигезендә бу хезмәтне “Татстройинвест” махсус ширкәте башкара. Бу хезмәт өчен һәр айны килә торган счет-квитанция нигезендә халык башка түләүләр белән бергә түли. Тикшергәннән соң чистартырга, я булмаса төзәтергә кирәк булса да, өстәмә акча алынмый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әгәр бу мәсьәлә буенча сорауларыгыз туса, идарәче компаниягә 3-70-10, 3-33-09 номерлары белән шалтыратыгыз, берәүгә дә акча тоттырып чыгармагыз!

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X