erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Киләсе атнада Татарстанда җылыта

Республика территориясенә җылылыкны көньяк антициклон алып киләчәк.

Киләсе атнада Татарстанда көннәрнең бераз җылынуы көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренгәнчә, иртәгә, 13 мартта, республикада һава торышына салкын антициклон тәэсир итәчәк әле. Аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем булу ихтималы аз. Көньяктан талгын җил исәчәк, юлларда бозлавык саклана. Төнлә һәм иртән һава температурасы 15-20 градус салкын (аязганда — -25 градуска кадәр) була, көндез -4.. -9 градус күзәтелә.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Якшәмбе, 14 мартта, Татарстанга көнбатыштан атмосфера фронты якынлаша. Көнбатыш районнарда урыны белән бераз кар һәм буран көтелә. Шулай ук иртән һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -2, -7 градус тирәсе була.

Дүшәмбе һәм сишәмбедә, 15 һәм 16 март көннәрендә, төбәк көньяк антициклон йогынтысында була. Республикада явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы нульдән 10 градуска кадәр түбән булачак (көньякта һәм көнчыгышта — -13 градуска кадәр). Көндезге сәгатьләрдә -4, +1 градуска кадәр җылыта.  

http://aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/kilse-atnada-tatarstanda-ylyta

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X