erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Киңәшле эш таркалмас

Халык мәкале шулай дип әйтә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов һәр атнаның сишәмбесендә үзенең ярдәмчеләре белән яңа төзелә, төзекләндерелә торган объектларга барып планлаштыру уздыра.

11 октябрьдә шундый киңәшмәнең чираттагысы булды. Беренче тукталыш – Штерә авылында яңа төзелә торган күпфункцияле үзәктә. Халыкча әйтсәк –  авыл клубы инде. Бина бик күркәм чыккан, эчке эшләрне дә төгәлләп киләләр. “Арча МСОсы“ ширкәте осталары сыйфатлы итеп төзи белә. Авылга клуб бик кирәк иде инде, ай ахырында ишекләре ачылачак, дип сөйләштеләр.

Арча шәһәрендәге Коммуна урамында “Эталон“ ширкәте зур эшләр башкара. Тимер юл вокзалы каршындагы мәйдан танымаслык булып үзгәрә. Арча үзәгенә элек төп юл шушы Коммуна урамы аша үтә торган булган. Хәзер ул җәяүлеләр юлы булып калды. Анда тротуар салына, яңа утлар куелачак. Казансу елгасы аша яңа күпер эшләнгән. Җәяүлеләр һәм велосипедлылар өчен аерым юл бар. Әлеге урамда яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып эш итәргә тырышалар.

Әлеге ширкәт “Арча“ спорт мәктәбендә дә төзекләндерү эшләре алып бара. Бассейн өлешендә шактый зур эшләр көтә. Түбә алыштырыла, стеналарның тузган өлеше яңартыла, эчке як та төзекләндерелә.

Быел Питомник ягындагы юл яңартылды, анда баганалар утыртылып яктырткычлар куелачак. Соңгы вакытта җәяүлеләр өчен тротуарлар салу активлашты, Арча шәһәрендә быел гына да күпме тротуарлар барлыкка килде. Яңа Кенәр, Шушмабаш кебек зур авылларда да бар алар хәзер.

– Тау асты урамына су кертү эшләре алып барыла, – ди  район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Сәнәгать паркында юл салу башланды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнә шулай, мөмкинлеккә карап, районда күп эшләр алып барыла.

Теш поликлиникасының яңа бинасы калкып чыкты. “Арча МСОсы“ ширкәте төзүчеләре эчке эшләр белән мәшгуль.

Ниһаять, Югары Курса авылындагы тарихи мәчет (мәдрәсә) бинасына да чират җитте. Күренекле дин эшлеклесе, реформатор Габденнасыйр Курсави шушы авылда туган. Ул Казан артындагы Мәчкәрә мәдрәсәсендә укый, аннары укуын Бохарада дәвам иттерә. Туган авылына әйләнеп кайткач мәдрәсә ача, 1794–1808 елларда Югары Курса авылы мәчетенең имам-хатыйбы һәм  мәдрәсәнең мөдәрисе була. 1812 елда хаҗ сәфәре вакытында авырып Истамбулда вафат була һәм  Өскөдарда җирләнә.

Курса мәдрәсәсе мөселман дөньясында күренекле урын тоткан. Совет чорында тарихыбызның бу битләре халыктан яшерелгән иде. Миңа шушы мәдрәсә бинасында дүрт ел укырга туры килде (Югары Курса сигезьеллык мәктәбе шунда урнашкан иде). Безгә ул чорда Курсави, мәдрәсә турында бернинди мәгълүмат та бирүче  булмады. Ул вакытта бинаның ярымподвал өлешендә дә класслар бар иде әле.

Менә без шул тарихи бина янында. Аның янәшәсендә шушы авылда туып-үскән Илһам Хисамиев салдырган мәчет бинасы нурлар чәчеп утыра. Мәдрәсә бинасы да күркәм рәвешкә кереп бара, түбәсе, тәрәзәләре яңарган. “Арча МСОсы“ ир-егетләре эчтә дә, территориядә   дә төзекләндерү эшләре алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X