Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Киптерә белсәң,  люцернадан да туклыклы печән юк!

    Печән өсте

    Безнең якларда яңа үсемлек булса да, люцерна тиз арада “үзебезнеке” булып китте. Бик яхшы килгән бер елны аннан өч уңыш җыйнап алдылар. “42 эскерт печән булды”, – дип куанышкан иде авылдашлар, монысы – колхоз өчен. Халык та шат иде,  “процент печәне” белән печәнлекләр тулды, кибәннәр куелды.

    Киптерә белсәң,  люцернадан да туклыклы печән юк! Аксым да, протеин да, башка витаминнар да җитәрлек анда.

    Ул люцернаның балы! Зәңгәрсу төстә, хуш исле, кем әйтмешли, телең йотарлык. Ни хикмәт, ул елларда люцернаны агулау дигән нәрсә бөтенләй юк иде. Һәм корткычлары да булмаган инде аның ул вакытта. Агрономнар хәзер агуламыйча бөтенләй уңыш алып булмый, ди. Моңа һич тә ышанасы килми. Әнә “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров белеме буенча үзе дә агроном кеше. Әмма ул агу-химикатлар куллануга теше-тырнагы белән каршы.

    Техника заманча булса да, технология гади – көзен бар җирне сукалап калдыралар, арыш бары тик пар җиренә генә чәчелә. Иң югары уңыш, иң чиста басулар – аларда! Ә агу-химикатлардан башка эшләүне белмәгәннәрнең уңышы да кайтышрак, корткыч бөҗәкләр дә аларны бик тә “ярата”.

    Казан халкы да бал алырга дип “Казанка” хуҗалыгы территориясендә урнашкан умарталыкларны эзләп кайта башлады. Монда бит сүз кеше сәламәтлеге турында бара.

    Реклама

    Ярар, сүзем печән өсте турында иде бит. Мин авылларда, юлда күп йөрим. Соңгы елларда чалгы тоткан берәр кешене очратырга иде, дигән хыялым бар. Шуның янына утырып тәмләп бер әңгәмә корырга, бәлки әле бераз булышып та алырга иде. Без бит урак, чалгы белән эш иткән, ат җиккән, “уфалла” арбасы тартып үскән буын. Әти, мәрхүм, яздан көзгә кадәр чалгысын кулдан төшермәс иде. Алабута, камыш – бар да печән иде ул заманнарда. “Бервакыт су буенда камыш чабам, юлдан бер мотоцикл килә. Чүгәләдем, күренми калырга исәп. Әмма мотоцикл туктады, партоешма секретаре Хәлил Кашапов икән. Бер утырып тәмәке тарттык. Хәлил: “Чап, Сәхәп абый, курыкмыйча чап!” – дип китеп барды”, – дип сөйләгән иде әти.

    Хәлил Кашапов (иртә вафат булды, бик ипле кеше иде, урыны җәннәттә булсын) Ташкичү авылыннан иде. Аны безгә укуын тәмамлагач баш зоотехник итеп китергәннәр иде. Соңрак партоешма секретаре итеп сайладылар. Халык аны бик тиз үз итте, берәүгә дә җәбер салмады, үзе киткәч тә сагынып искә алалар иде. Кеше күп, колхозның гөрләп торган чоры. Хәтта үзенең радиоузелы да бар, һәр иртә “Тамчы гөл” җыры белән башланып китә...

    Әти саплап биргән чалгы, сәнәк исән әле минем. Ишегалдындагы, капка төбендәге үләннәрне чабарга ярап куя әле ул чалгы. Сәнәккә дә эш булгалап тора. Ә урак – минем юлдашым. Кайда кычыткан күрәм – ул инде минеке. Ноябрьдән башлап апрель урталарына җитәрлек көлтәләр бәйләп куям. Тавыкларга менә дигән витамин! Аны ашагач көнгә икешәр күкәй сала инде алар!

    Монысы – кызык өчен генә. Безнең күршедәге апа (мәрхүмә инде) тавыклары көн саен күкәй сала, дип мактана икән. Безнең әле укырга да кермәгән кыз түзмәгән: “Безнекеләр көненә икешәрне сала!” – дип авызын каплаган.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: