Арск-Информ
  • Рус Тат
  • КИРЕ КАЙТУ (Рәмис Латыйпов)

    Каләмдәшебезнең яңа гына табадан төшкән әлеге хикәясен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

    – Йәә сиииин... вәл Куръәәнил хәкиим... иннәкә ләминәл мүръсәлиин... галәә сыйраатыйм мүстәкыыйм... тәңзииләл газиизир рахиим... Бу өйдә хәсрәттән бөтен нәрсә кечерәеп калган кебек – кечкенә генә авыл өе дә, абыстай да, мәет юарга, җеназа укырга килгән авыл апалары да, урындыкка сеңеп беткән диярлек әни кеше дә... Абыстайның көйләп укыган тавышына ананың калтыранып, гыжылдаган сулыш алуы кушылып-кушылып ала. Көн буе каняшь түккәннән соң күз яше генә түгел, еларга тавыш та беткән... Ананы янәшәсендә утырган бертуган сеңлесе кочаклап тоткан, икенче кулы белән аның чәченнән сыпырып-сыпырып ала. Абыстай янындагы апалар да әледән әле күз яшьләрен сөртеп алалар... Бары тик абыстайның гына эмоцияләре юк, бер көйгә укый да укый: – ...иннәә нәхнү нүхйил мәүтәә вә нәктүбү мәә каддәмүү вә әәсәәраһүм... вә күллә шәйин әхсайнәәһү фиии имәәмим-мүбиин... Әҗәл күрмәгән дип әйтерлек яшьтә түгел инде бу апаларның берсе дә. Әмма монысы бигрәкләр кызганыч шул. Бөтенесе күз алдында үскән, авылның беренче кызы дип әйтә торган чибәр, уңган, шат Назгөл бит бу! Бөтен авыл яраткан, өйләнер яшьтәге улы булган һәр әни килене итеп күрергә теләгән кыз. Әнә ул – өй түрендә ята. Аны инде үлгән дип әйтеп тә булмый, йоклап кына киткән кебек... Күзләрен ачар да, дәшәр сыман... Әмма алай түгел. Назгөл үлде. Әнисе Наҗия, әтисе Фарук та иртә таңнан бирле елый. Алар гынамы – бөтен авыл елый иде бу көнне. Фарук нык булырга тырышып караган иде, булдыра алмады. Кеше түгел, таш та чыдарлык түгел бит! Өзелеп яраткан бердәнбер кызы бит ул аның. Урамга чыкты да, абзарга кереп чүгәләп, үксеп-үксеп елады ул башта. Колхоз рәисе итеп тимер холыклыларны гына билгелибез, син шундый, дигән иде беренче секретарь. Булырсың монда тимер!!! Хәзер инде елый да алмый... Коймага аркасын терәгән дә тораташтай каткан. Башы уйлый да алмый... Ничек шулай килеп чыкты соң әле бу? Нигә ул карамады? Үзен чиксез гаепләү, битәрләү хисе аны эчтән ашады, Фарукның җанын талады. Шунда аның уйлары бөтерелеп, күзе ишеге ачык мунчага төште. Ишек ачык, караеп күренеп тора. Шушы мунча гаепле түгелме соң инде аларның бәхетсезлегенә? Әйе, шул! Мунча булмаса, аның кызы да исән булыр иде бит. Фарук мунчага таба юнәлде... ...Назгөл Казанга укырга кергәч тә, яраткан шөгылен – авыл клубын ташламады. «Казанда да җырлыйсың бит инде, авылда да нигә йөрисең», – дип әти-әнисе әйтсә дә, һич аерыла алмады. Мәктәптә укый башлаганчы сәхнәгә менгән кыз, укырга киткәч тә ял көннәрендәге концертларга туры килсә, катнаша иде. «Көзге бал»да чыгыш ясыйм дип әйтеп куйган иде инде ул алдан ук. Әмма бәйрәм буласы дигән атнада борчылып шылтыратты: институтында чарада катнашасы бар икән, кичтән кайтып булмаячак, ди. «Ярар инде, бу атнада кайтмый тор алайса, кызым», – диде әнисе. – Ничек кайтмыйм инде, мин бит кайтам дип әйттем! – дип үрсәләнде кыз. Аннары курка-курка гына әнисенә җиткерде – ул төнге поезд белән кайтмакчы була икән. «Иртәнге төнлә әти станциядән килеп алып китә алмас микән?» – диде ул әнисенә. «Бигрәк ашкына кайтырга, юньлегә генә булса ярар иде инде», – диде Наҗия иренә шушы хәбәрне җиткергәч. Тегесе дә шомланып калды: – Шул теге егете янына кайтам ди торгандыр инде. Тәмам күрде дә капланды шуңа. – Ярар, нишлисең инде, начар егеткә охшамаган үзе... – Охшаган димим, кыз баланың егет артыннан чабып йөрүен бер дә хуп күрмим анысы. Бераз тыйнаграк булса да, ярап куяр иде. – Анысы шулай инде, әтисе... Нишлисең инде, бигрәк ут булган шул... Әтисе кызын ярата иде. Шуңа, өйдә хатыны янында кызын орышкаласа да, каршыларга баргач, үзенә бернинди дәгъва да белдермәде. Дуслашып йөргән егете Айдарга да чынлыкта бер сүзе дә юк иде әти кешенең – акыллы егет күренә... Алтын медальгә тәмамлап, чит шәһәргә берүзе чыгып киткән, укырга кергән егетне ничек хөрмәт итмисең ди? Анысы да Назгөл кебек авылга бер бит аның! Назгөл өйгә кайтуга ук мунча ягарга кирәк дип йөри башлады. «Көзге балга ничек юынмыйча барыйм мин?» – диде ул. – Нигә инде кызым? Өйдә генә юып ал башыңны? Без бит әзерләнмәдек тә, –диде әнисе. – Үзем әзерлим мин, әни, борчылма, – диде кыз. Шундый иде шул Назгөл, иртә таңнан суын үзе ташыды, үзе ягып җибәрде. Беренче генә эшләве түгел, шуңа барысы да гадәти иде. ...Аны иртән генә юыныр дип уйлаганнар – ә ул әле таң атканчы ук мунчага киткән булып чыкты. Иртән уянгач кына кызларының өйдә түгел икәнлеген искәрделәр. – Мунчага китәм дигән иде бит! – дип Наҗия шунда йөгерде... Ишек бикле иде. Тартып ача алмагач, ул мунча алдына чыгып кычкырды. Ире йөгереп килде, ишекне каты тартып, келәсе белән суырып чыгарды. Назгөл мунча идәненә капланып төшкән иде. Фарук аны күтәреп урамга йөгерде, ясалма сулыш алдырып маташты... Әмма бар да файдасыз булып чыкты. Авыл фельдшеры да берни эшли алмады. «Үлгән», – диде ул. «Берәр нәрсә эшлә инде! – дип кычкырды Фарук. – Нәрсә кирәк, шуны эшлим! Нишлим, әйт!» Әле яңарак кына укып кайткан фельдшер кыз, авылның иң баш кешесе – колхоз председателенә ни әйтергә дә белми торды-торды да өзеп әйтте: «Ул үлгән. Бернәрсә дә эшләп булмый». Хәзер менә аларның йөрәк парәләрен якты дөньядан озаталар... Мондый үлем белән киткән кешене ярырга районга озатырга тиешләр иде. Берсенең дә ярдырасы килмәде, билгеле. Фарук колхоз рәисе булу сәбәпле, районнан бу эшне җайлаулары турында хәбәр иттеләр. Фельдшер белешмәсе аша гына бу эшне җайладылар. ...Кызны соңгы юлга озатырга бөтен авыл килгән иде бугай. Яңарак кына колхоз рәисе итеп билгеләнгән Фарукны да хөрмәт итәләр иде авылда, укытучы Наҗияне дә, Назгөлне – әйтәсе дә юк. Наҗия өйдән дә чыга алмады, корвалол эчертеп, нашатырь иснәтеп сеңлесе, күршеләре кочаклап алып калды. Фарук, җәсәдне алып киткән ирләргә ияргәч, туганы: «Калмыйсыңмы соң?» дигән иде, ул башын гына чайкады. Зиратка килгәч, әти кеше кабергә төшәргә маташа башлады. – Фарук, монда гына тормыйсыңмы? – диделәр аңа. – Ничек инде? Үз кызым белән хушлашмаскамы? – диде ул. Беркем дә каршы әйтергә базмады. Кабергә дә үзе төште ул, ләхетне куллары белән сыпырып чистартты. Аңа һәм кабергә төшкән тагын бер иргә кызның мәетен бирделәр. Ике ир, Назгөлне ләхеткә урнаштырды. Фарукка кызы кызганыч булып тоелды, битен ачты. – Исән кебек ята бит, кызым, балам... Кабергә төшкән ир дә, калганнар да, әти кешегә сүз әйтергә базмыйча, басып тордылар. Бик озак басып тордылар. Фарук селкенмәде дә. Аптырагач, теге ир аңа акрын гына төртте: – Карале, Фарук. Бәлки син чыгарсың? Кабердән дияргә теле әйләнмәде аның. Фарук, кызының йөзе ачык калган килеш, тураеп басты. Икенче ир ләхет такталарын урнаштыра башлады. – Фарук, йөзен ачык калдыру ярамый... Капла. Ир, иелеп, тагын бик озаклап кызының йөзен каплады. Аның берничек тә кызын җир астында калдырасы килми иде. Башы эшләүдән туктады, менә шуңа да үзе дә теләмәстән, бу вакытны суза иде ул. Кабер янында басып торган ирләр дә, берни әйтә алмыйлар, әмма сәгатьләренә караштыралар – болай озак беркемне дә җирләгәннәре юк иде. Кыз кызганыч, билгеле, әмма тормыш дәвам итә бит, аларның эшкә барасы бар. Ирләрнең берсе кабердә басып торган иргә төртеп, Фарукка таба ымлады. Фарук, такталарны куй инде... – диде теге ир. – Әллә шушылай гына калсынмы? – диде Фарук. – Ничек инде? – Менә шулай калсын бүгенгә. – Күммичәме? – Әйе. – Алай ярыймы соң? – Ә менә минем кызымны шулай күмәргә ярыймы соң? Синең кызың түгел шул ул, минеке! Шуңа да тизрәк тыгып куймакчы буласың җир астына! – Фарук кабердә басып торган иргә шулай кычкырды да, чүгеп утырды. Теге ир, берни әйтә алмый телсез калды. Аннары, ярдәм сорап, кабер читендә басып торган өлкән яшьтәге агайга, Фарукның әтисенең абыйсына ымлады – нәрсә карап торасыз, янәсе. Бабай, кабер читенә килде, балчыкка тезләнеп, Фарукка иелде: – Энем. Син кычкырма алай. Берәүгә дә җиңел түгел. Назгөл үзебезнең кызыбыз төсле иде. Нишләтәсең, сабыр булырга кирәк. Язмышы андый булганга Хәбирнең дә, безнең дә бер гаебебез дә юк. Мәетне җир өстендә калдыру гаеп эш булыр иде. Җирләү гаеп була алмый. Фарук башын күтәрде. Күзләре кып-кызыл иде аның: – Хәйдәр абый, син бит олы кеше. Ә ни була аны шулай калдырсак? Бер дә кулым күтәрелми бит менә күмәргә. Йөрәгем шулай куша. Калсын әле иртәгә кадәр генә? Мин берегезне дә борчымам, үзем килеп җирләрмен, чын... – Алай ярамый бит... Ничек инде син каберне ачык калдырасың ди? Фарук кабердән чыкмады, һаман үзенекен кабатлады, балчык ташлауны кичектерүне сорады. «Алайса үзем дә кереп ятам, мине дә күмегез!» – дип кычкырды ул. Ирләр аны төрлечә тынычландырырга тырышып карадылар, барып чыкмады. Фарук беркемне дә тыңламады, кабердән чыкмады. Аның үзен дә хөрмәт итәләр иде, Назгөлне дә барысы да ярата иде. Зиратта тавыш күтәрергә дә ярамый икәнен беләләр авылда – шуңа талашучы булмады. Берничә ир, көрәкләрен күтәреп авылга таба юнәлде – эшкә барасы бар иде аларының. Нишләргә белми кабер тирәсендә йөренгән ирләр авылдан йөгереп килгән бер малайны күрделәр. – Нәрсә булды икән? – Кем малае соң әле бу? – Бу бит Айдарның энесе, Назгөлнең йөргән егетенең энесе бу, – диде таныган бер ир. Малайның зиратка кадәр йөгереп килергә хәле читмәде, атлап китте. Зиратның ишегеннән кермәде, койма аша гына үрмәләде дә, сикереп төште. Аның ниндидер бер хәбәр алып киләсен барысы да белеп тора иде, нәрсәдер өметләнгән кебек килеп җиткәнен көттеләр. – Исәнмесез... Мин Айдарның энесе... Айдар абый шалтыратты. Бүген кайтып җитә алмый икән, иртәгә генә кайтып җитә. Самолетлар оча алмый ди, поезд белән кайтырга чыккан... Яраса, мин кайтып җиткәнче җирләмәгез, ди. Кабердә басып торган Фарук тураеп басты, кешеләргә карады һәм гомер булмагандай елмайды: – Ишеттегезме? Ишеттегезме? Кешенең хушлашып каласы килә! Ә без аны ашыга-ашыга җиргә тыгып куябыз! Гөнаһсы булса, үземә булыр! Калдырыйк! Ачуланмагыз. Рәхмәт, барыгызга да, рәхмәт! Мин дә сезнең алда мәңгелек бурычлы булырмын, ачуланмагыз! Барыгыз, кайтыгыз, егетләр, абыйлар! Рәхмәт сезгә авыр вакытта ярдәм иткәнегез өчен! Әлегә кадәр кабер эчендә басып торган ир, җәлт кенә сикереп чыкты да, бер сүз дә дәшмичә, зират капкасына таба юнәлде. Шуны гына көтеп торгандай, калганнар да аңа иярде. Хәйдәр карт нидер әйтмәкче булып торды, әмма телен тешләде, башын чайкады да, ләхет такталарын рәтләп калган Фарукның үзен генә калдырып, капкага таба китте. Ирләр, зираттан чыккач, бу хәл турында фикер алыша башлады. – Болай ярыймы соң инде, Хәйдәр абый? – дип сорады бер ир. – Ярамый да инде, нишләргә соң? Кулына сугып эшләтергәме? «Үлгән кызны күреп нишләмәкче була инде ул, исән килеш хәтерендә калдырса ярамаганмы?» – дип егетне сүгеп алды берсе, аны күбесе хуплады. Ирләр шундыйрак бит инде – кайберләүләре Фарук турында уен-көлкелерәк тә сүз әйтте, көлешеп алдылар. Кеше кайгысы кешегә! Хәйдәр карт уйланып барды – менә аңа инде сиксән яшь тулып килә, ул һаман да йөри әле. Шунда картның эче жу итеп китте. Фарук зиратта берүзе калды! Кабер эчендә! Аның коты алынды. Нигә алай эшләделәр инде? Берүзен калдырдылар! Ул, хәтта ирләргә дә берни әйтмичә, зиратка таба йөгерде. Арттанрак теркелдәп барган бабайның кирегә йөгергәнен үзара гәпләшеп барган ирләр ишетмәде дә. ...Зират капкасын ача алмыйча интекте. Авыр капканы күтәреп тартырга кирәк. Көч җитми! Җиңел итеп күтәреп алгангамы соң уңайсы туры килде дә, имән бармагын шатырдатып кысты. – Аллай! Карт, бармагын кысып, җиргә чүгәләде. Чыдап булмаслык авырту иде, әллә инде өзелеп чыкканмы? Юк икән, бите ярылган. Әллә нинди тамыры өзелгән диярсең, кан шаулап ага. Әрнү йөрәген дә чәнчеп алган төсле булды. Авырткан бармакта йөрәк типкәне дә сизелә сыман. Ул кесәләрен актарды – чүпрәкнең әсәре дә юк. Зиратта бака яфрагы да күренми. Күлмәк итәген ертыйммы дигән иде, кире уйлады – карчыгы ачуланыр, яңа күлмәкне ерткан дияр. Ул яшел үләннәрне тартып өзеп, бармагына чорнады да, тамган канны күлмәккә тидермәскә тырышып, яңа казылган кабер янына юнәлде. – Үзем әле зиратка да кермәдем, ә каным инде тама. Хәерлегә генә булса ярар иде инде... Кабер янына килеп җиткәч, йөрәге жу итте. Фарук беркайда да күренми иде. – Фарук! Кабер өсләрендәге озын булып үскән корыган үсемлекләр генә бер-берсенә тиеп, кыштырдый... Беркем юк. – Хәерсез, кая китте инде бу? Аның әле бер өмете бар иде, ләхет янында чүгәләп утырмый микән? Әмма ыржаеп торган кабер авызы никтер бик куркыныч булып тоелды. Әле генә киттеләр инде, югыйсә шуннан, алай түгел кебек иде. Ул кабер авызыннан ниндидер шакылдаган кебек тавыш ишеткән сыман булды...

    Хикәянең дәвамы: http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/kire-kaytu-khikyane-dvamy

    Реклама

    Хикәянең ахыры: http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/kire-kaytu-akhyry

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: