Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Киштә башын тотарга дигән хатын белән ярты гасыр бергә

    Бәйрәмгә Күпербаштан 53 ел пар канат булып яшәүче Кадрия һәм Габдулла Сафиннар, шулай ук 53 ел кулга-кул тотынып атлаучы Фәния һәм Тәлгать Гыймадиевлар чакырылган иде.

     

     

    Гадәттә, яшьләр дөнья куып, өлкәннәр белән аралашып утырырга вакыт тапмый. Ә аларны югалткач, “Их, ник сөйләшеп утырмадым, сорашып калмадым икән”, — дип үзен битәрли башлый. Үткәннәрне, тарихны үзләре белән алып китә шул алар. Күпербашта ЗАГС оештырган бәйрәм вакытында бү сүзләргә тагын бер инандым.

    Моңарчы ЗАГС бүлеге озак еллар парлы булып яшәгән үрнәк гаиләләргә багышланган бәйрәмнәрен еш оештырса да, авыл җирендә, юбилярлар өчен һәр почмагы кадерле булган урында оештырулары тәүге тапкыр. Бәйрәмгә Күпербаштан 53 ел пар канат булып яшәүче Кадрия һәм Габдулла Сафиннар, шулай ук 53 ел кулга-кул тотынып атлаучы Фәния һәм Тәлгать Гыймадиевлар чакырылган иде. Аларның имзалары Дан китабы битләрендә рәсмиләштерелеп, тарихка тагын бер бит өстәлде.

    Әти-әниләренең алтын туен бәйрәм итәргә балалары, оныклары гына түгел, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов, Арчаның “Шәрык” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин да килгән. Күпербаш мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Вәлиева тырышлыгы һәм коллектив көче белән оештырылган бәйрәмдә яңгыраган җырлар, шигырьләр дә аларның үткәндә калган яшьлекләрен искә төшереп, күңелләрен кузгатты. 

    Алып баручы (сценарийны да үзе язган) авыл китапханәсе мөдире Алсу Иванованың Сафиннарның танышу-кавышу турында сөйләгәндә кадрлар күз алдыннан йөгереште. 

    Кышын армиядән кайтып төшкән Габдулланы суясы сыер көтеп тора. Йортта ир-атлардан үзе генә. Шуңа күрә терлекне суйгач итен саркытып торырга дигән киштәләрне бәйләү берүзенә кала. Нык азапланырга туры килә үзенә. Эшен бетереп өйгә кергәч, “Әни, өйләнәм мин, киштә башы тотарга кеше кирәк”, — дигән ярымшаярулы сүзләре озак та үтми чынга аша. “Ярар улым, — дип ризалык бирә аңа әнисе Тайфә апа, — тик кызны ишле гаиләдән сайла, үзе генә үскән бала нәзберек була”. Берничә көннән күрше Ринат абыйларның Корайванга йомышы төшә, Габдулланы да үзләре белән алалар. Җигүле атка Сәфәр абыйларның капкасын Кадрия ача. Капка ачылып та китә, егетнең күзе кызга “төшеп тә кадала”. 1967 елның 14  гыйнварында Күпербашның Сафа улы Габдулла Корайванның Сәфәр кызы Кадрияне гомерлек яр итеп, йортка килен төшерә. Һәм ялгышмый. Кадриясе кара-каршы киштә башы тотарга бик кулай булып чыга. Алар 3 кыз, 1 малайга гомер бирә, ә кайнана 11 ел килен хезмәтенә кинәнә. Районның Киров исемендәге колхозының заманында алдынгылар рәтендә баруында Сафиннар гаиләсенең дә өлеше зур. Балаларын да үзләре үрнәгендә эш сөючән итеп үстерәләр. Кызлар иркәләнеп, иртән йокыдан торасы килмичә ятканда, Кадрия апа кайнанасының сүзләре белән дәшә: “Торыгыз, кызларым, кияүгә баргач йокларсыз”. И, гомерләр... Балалар бер-бер артлы үз ояларын корып оныклар алып кайтты, оныкчыклар сөю бәхетенә дә ирештеләр. Төпчекләре Гөлшат кына бәйрәмдә катнаша алмады. Саба егете белән кавышып Америкага китеп бардылар да, шунда көн күреп яталар. Чит мохиттә яшәсәләр дә, оныклар скайп аша әби-бабай белән татарча гына сөйләшә. Кечесе Рәсүл Америкага килгән Филүс Каһировка кушылып сәхнәдә дә җырлаган хәтта.

    Тәлгать абый белән Фәния апа да Күпербашта туып-үсә. Алар гаиләсендә әлеге гаилә бәйрәме икеләтә шатлыкка әверелде — шушы көннәрдә Тәлгать абый 80 яшенә аяк баса. Аларның мәхәббәте мәктәп елларында кабына. Яше җиткәч егетне армиягә алалар, ерак Украина җирләрендә өч ел сагынып-саргаюларны туган авылында сөйгәне көтеп яши дигән уй җиңеләйтә, исән-сау хезмәт итеп кайтырга көч бирә. Армиядән соң да 5 ел сынала әле яшьләрнең мәхәббәте. Шул арада Тәлгать Казан заводларының берсендә сантехник булып эшли, трактор йөртү таныклыгына укып, тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә, аннан машина йөртү таныклыгына укый да, туган авылына кайта. Һәм 43 ел дәвамында Арча автотранспорт предприятиесендә эшли. Фәния апа үсемлекчелек өлкәсендә эшләп, йортта гаилә учагын саклап яшәүгә көч куя. Ике ул, бер кыз үстерә Гыймадиевлар. Бүгенге көндә балаларның, оныкларының уңышларына куанып яшәп яткан көннәре.

    Менә шундый гаилә тарихлары. Бу юлларга озын тарихның бик тә аз өлеше сыйган. Ул еллар эчендә ничаклы сыналган алар, тик сынмыйча, авылдашларына, балаларына, туганнарына үрнәк булып  гомер иткәннәр.

    Алар совет заманы кешеләре. Намус, кешелеклелек, хезмәттән тәм табу, ил өчен дигән төшенчәләр, хисләр белән яшәүчеләр, сугыш чоры балалары. ТАССРның 100 еллыгында аларның да өлеше чиксез.

    Розалия Зиннәтова

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: