erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кискен инфарктның нинди гадәти булмаган билгеләре бар?

Эч күбү һәм эч авырту да сәбәп булырга мөмкин

Эч күбү һәм эч авырту кискен миокард инфаркты турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, кардиолог Ирина Литвяковага сылтама белән РИА Новости яза.

Табиб сүзләренчә, әлеге авыруның кискен формасы булганда еш кына хәлсезлек, тын кысылу һәм салкын тир бүленеп чыгу күзәтелә, шуңа өстәп йөрәк өлешендә авырту да була. Бу очракта гәүдә торышын үзгәртү һәм анальгетиклар кабул итү булышмый, диде ул.

Әмма кискен инфарктның гадәти булмаган билгеләре дә бар. Белгеч бу билгеләргә «астматик форма”га карый торган коры ютәл, тын кысылу һәм күкрәктә кысып авырту керә, диде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Спазмнар, сару кайнау, эч күбү һәм корсак мускуллары киеренкелеге дә бу авыру турында кисәтергә мөмкин.

Моннан тыш, инфарктка хас булмаган билгеләргә ул умыртканың күкрәк өлеше һәм аскы казналыклар авыртуын да кертте. 

Подробнее: https://intertat.tatar/news/questions_answers/03-10-2021/kisken-infarktny-nindi-gad-ti-bulmagan-bilgel-re-bar-5839479

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X