erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Китә генә күрмәсен

​​​​​​​Равия Зарипова авыл халкы мәхәббәтен, хөрмәтен яулаган фельшер-акушер.

Наласага килгән саен: “Безнең Равия турында языгыз сез. Андый шәфкать туташлары бик сирәк очрай”, – диләр. Юкка гына кешене шулай мактамыйлар. Кызыксынып Наласага юл алдык. Фельшер-акушерлык пункты ишегенә “Чираттагы ялда” дип язылып куелган. Очрашып булмады, дип уйларга өлгермәдек, бер-бер артлы кешеләр кергәнен күрдек һәм аларга иярдек. “Минем чираттагы ялым да, бәйрәмнәрем дә шушында үтә инде”, – диде Равия ханым мөлаем елмаеп.

– Искитмәле кеше ул безнең Равия. Китә генә күрмәсен, исән-сау тагын озак еллар эшләсен, – диде 81 яшьлек Равил абый Шәфигуллин. –  Мин 62 яшемнән бирле медпункт белән ике араны еш таптыйм. Равиягә рәхмәттән башка бер сүзем юк.

Кукмара районы Түбән Арбаш авылы кызы ул. Гади колхозчы гаиләсеннән. Өченче төпчек бала. Әнисе кыюлыгы, сәләтле булуы белән аерылып торган. Җәрәхәтләр бәйлисе, сыер бозаулатасы булганда да аңа килгәннәр. Куркусыз кыз берәүне дә кире бормаган. Тик медик булу теләген генә тормышка ашыра алмаган. Кая ул, үзеннән соң килгән өч бертуганын укытырга кирәк бит. Әнисе берүзе нишли алсын.

Әнисенең бу хыялы кызларына күчкән. Һәрхәлдә, Равия шулай уйлый. Апасы Алабугага китеп, медицина училищесында белем ала. Әнисе икенче кызын укытучы итеп күрергә теләсә дә, апасы укырга авыр, дип торса да, Равия дә аның юлыннан китә, дус кызы белән Түбән Камада медицина училищесында фельшер-акушер  булырга укый башлый.

Кулга диплом алган 20 яшьлек Равияне Кукмарага якын дип, шул ук дусты белән Арча районына җибәрәләр. Берсе Утар Атыга булса, Равия Наласага эләгә.

– Биредә илленче елдан бирле Азия апа эшләгән. Аның белән кайткан көнне үк хастаханәдә очраштык. Ире Мирзаян абый белән чемоданнарымны төяп, машинага утыртып алып кайтып та киттеләр. Туп-туры үзләренә. Чәйләр эчеп алганнан соң, Азия апа фатирга урнашырга булышты, медпункт белән таныштырды. Эшли башлау белән аңладым – бу уку түгел икән. Ярый янымда Азия апа булды. Ул мине үзе белән авырулар янына йөртте, бөтенесен аңлатты, кеше белән ничек сөйләшергә икәненә кадәр төшендерде. Уколны да аныңча кадый башладым. Шундый остазым булу белән бәхетле булдым мин. Ул минем өчен ныклы терәк иде. Мирзаян абый да үз балалары кебек кабул итте. Тыйнаклыгың өчен яраттык сине, дия иде, – диде Равия Зарипова.

Азия апасы: “Мин сине өйрәтәм дә, эштән туктыйм инде”, – дигәч, кыз куркып кала. Берүзе калгач нишләр? “Курыкмыйсың, булдырасың”, – дип күңелен күтәрә аның остазы. Шулай бервакыт Равиягә бәби таптырырга туры килә. Әле килеп өч ай гына эшләгән яшь кызга. Җитмәсә, Азия апасы да янында юк,  каядыр киткән. Тәвәккәлләп бара кыз. Карый – бәбәйләр вакыты җиткән. Ире дә өйдә юк. “Булдыра алыр микән бу кыз бала”, – дип ышанмыйчарак торган ике апага карамаска тырышып, эшкә тотына Равия. Нишләсен, чигенер урын юк. Таптыра баланы, барысын да тиешенчә башкара, нинди матур кызың туды, дип баланы анасына да күрсәтә. Ире кайткач хастаханәгә илтергә булыша. Равия Зарипованың беренче чирканчык алуы, авыл халкы арасында даны таралуының башы шушы була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Азия апасы эштән киткәч бер ел үзе генә эшли кыз. Үзе фельдшер, үзе санитарка, үзе кочегар, үзе техник хезмәткәр. Миләүшә Җәләлетдинова килгәч кенә эш бераз җиңеләя. Тик 2007 елда тагын кыскартулар була һәм бүгенгә кадәр Равия ханым тагын берүзе. Шунысы гына бар, ул чактагы зур, иске бина урынында хәзер яңа, уңайлы фельшер-акушерлык пункты.

– Юллама буенча без өч ел эшләргә тиеш. Аннан кая телисез, шунда бара аласыз, диделәр. Дус кызым китеп барды. Ә мин... калдым. Нәрсәсе беләндер ошаттым Наласаны, халкын да яраттым. Әни әйткәнчә, эчәсе суым, ашыйсы ризыгым шушында булгандыр инде, – ди Равия ханым.

Авылда ул ике бертуган кыз белән таныша. Аерылмас дусларга әвереләләр. Озакламый армиядән кызларның абыйлары кайтып төшә. Һәм...

– Сигез ел йөргәннән соң Фәнис белән кавыштык. Нигә шулкадәр озак йөргәнбездер инде, белмим. Өч балабыз булды. Фәнис сорт сынау участогы мөдире. Ике улым да әтисе юлыннан китте. Фәннур югары белем алды, әтисе янында эшли. Илгиз техникум тәмамлады, механик, шушы араларда армиядән көтәбез. Хәния кызыбыз хисапчы, – диде Равия Зарипова. – Минем өйдә торганым да булмады. Күреп үстеләр бит. Бәйрәм дә юк, төннәрен дә алып чыгып китәләр... Фәнис түзде, бик сабыр булды. Ярдәм дә итте. Медпункт янын чистарту, печәнен чабу, кышын карын көрәү, кагу-сугу – барысын да башкарды. Аңа чиксез рәхмәтлемен. Балаларымны карарга булышкан кайнана-кайнатамны да рәхмәт әйтеп искә алам.

55 яше тулгач: “Сез кешеләрне беләсез, китмәгез әле”, – диләр аңаҗитәкчеләре. Чыннан да, ул килгәч туган балаларның балалары дөньяга килә бит инде. Балаларга привикалар да ясый, өлкәннәргә медицина ярдәме дә күрсәтә, авылда берәрсе вафат булса, аларга йөгерә ул. Ярдәм кирәк булса?! Аннан башка нишләрләр? Шундый рәхмәтле, әмма тынгысыз хезмәт инде бу. Юк, Равия ханым үзе тынгысыз. Эшне төрлечә башкарырга була. “Китә күрмәгез инде, – ди аңа Наласа авылы халкы. – Кеше урынына кеше була ул. Әмма сезнең кебеге түгел”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X