Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә”

    ​​​​​​​Арчада әдәби Сабантуй узды. Барлык районнардан, күрше республикалардан, Россия төбәкләреннән китап укучылар җыелды.

     

    Хәзер Сабантуйлар үткәрү модага кереп китте. Милли Сабантуй, аерым оешмалар сабантуйлары, артистлар сабантуе... Әмма милли сабантуй турында беренче тапкыр ишетүебез. Ә ул, чыннан да, тәүге тапкыр һәм... Арчада үткәрелде. Әдәби Сабантуйга Татнетны үстерү фонды оештырган әдәби марафоннарда катнашучылар, алай гына да түгел, җиңеп финалга узучылар чакырылган иде.

             Бәйрәм булгач, ничек аны кунакларсыз үткәрәсең?! Чарага Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятны үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев, Римма Ратникова килгән иде. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды, озатып йөрде, татар, рус, керәшен, мари халыклары йортларына алып керде.

    – Безнең районда татарлар, руслар, марилар бердәм һәм дус яши, барысы да үз гореф-гадәтләрен саклауга зур урын бирә. Һәр бәйрәмгә менә шулай әзерләнеп килеп, үзләренчә биеп-җырлап кунакларны каршы алалар. Йортлардагы бизәлеш заманында бу милләт халкының нинди шартларда яшәвен, ничек көн күрүләрен күрсәтә, – дип аңлатты ул. 

    Әдәби Сабантуена арчалар әзерлеге искиткеч иде. Кул эшләре күргәзмә-сату, Г.Камал, Т.Миннуллин, Г.Тукайның үлмәс геройлары костюмнарыннан чыккан артистлар белән фоторәсемгә төшү өчен фотозона килгән кунакларны үз янына җыйды. Кече мәйданда балалар чыгышы кунакларны битараф калдырмады. Балалар мәйданчыгы каршында аларны өч телдә сәламләп нәниләр каршы алды. Мәйдан уртасында кече яшьтәге кунаклар өчен уеннар оештырылды.

    Төп мәйданда җырлы-биюле тамаша күзләрне камаштырырлык булды. Мәйданга бизәлгән җигүле ат керде, аннан Тукай төшеп балалар янына атлады. Биючеләребез  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан республикада яшәүче милләтләрнең җыр һәм биюләрен башкардылар. Нәкъ июнь аенда үткәрелә торган сабантуйдагы кебек, мәйдан балалар, егетләр һәм кызлар белән тулды. “Безнекеләр бәйрәмнәрне оештыра белә шул”, – дип горурланып карап тордык.

    Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

    – Сезне әдәбиятлы, мәгърифәтле, мәдәниятлы Арча төбәгендә күрүебезгә чиксез шатбыз. Әдәби марафон, әдәби Сабантуй кебек чараларның туган телебезне саклауда, аны камилләштерүдә, рухыбызны ныгытып, сәламәт яшәү рәвешен киң җәмәгатьчелеккә танытуда йогынтысы бик зур. Әлеге марафоннарда өлкәннәр генә түгел, балаларның да катнашуы безнең өчен аеруча сөенечле. Татар халкында китапсыз өйтәрәзәсез бүлмә, дигән мәкаль бар. Чыннан да, китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы була, ә китап укыгач, кеше күңеле ачыла, сафлана, аның дөньяга карашы киңәя, диде район җитәкчесе.

    Камил Нугаев әдәби Сабантуйның чын Сабантуйга охшаганын билгеләп үтте, монда килүенә шат булуын әйтте.

    Бу марафон өч меңнән артык халыкны җәлеп иткән. Ә аларның һәрберсенең гаиләләре, дуслары бар бит әле. Шуңа да мин бу марафонда унар-йөзәр мең кеше катнашкандыр, дип уйлыйм, Татар телен, татар мохитен саклау бик зур эш, – диде ул.

    Реклама

    Быел әдәби марафонда барлыгы 3 меңнән артык кеше катнашкан, 2703 марафончы проектның финалына узган. Барлыгы тугыз йөздән артык проза әсәре, дүрт меңнән артык шигырь укылган. Соңгы ике елда Вконтакте социаль челтәрендә #әдәбимарафон хештегы белән 160 меңнән артык пост урнаштырылган. Әдәби марафонның хәзер үз гимны, үз флагы бар. Бу көнне гимн астында әдәби Сабантуеның байрагын күтәрелде.

    Чара бүләкләүләрсез дә үтмәде. Һәм алар бик күп булды. “Әдәби марафон” һәм “Авылым гүзәллеге” бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Иң сөендергәне – “Авылым гүзәллеге” бәйгесендә беренче урынны безнең районның Ташкичү авылыннан Галиевлар алды.

    Шулай ук райондагы музей хезмәткәрләре Гөлназ Камаловага, Шәфигулла Гариповка, Дамир Таҗиевка, Халидә Габидуллинага, педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гариповага Г.Тукай тууның 135 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек тасмасы тапшырылды.

    Бәйрәмнең тантаналы өлеше танылган эстрада йолдызлары чыгышлары белән үрелеп барды. Шигърият сөючеләрне тәбрикләргә Резидә Шәрәфиева, Римма Никитина, Лилия Муллагалиева һәм башкалар килгән иде.

    Сабантуйның иң төп өлеше – көрәш. Бу көнне дә үткәрелде ул. Беләсезме, әдәби Сабантуйның төп бәйгесе буларак әдәби көрәш игълан ителде. Аны әдәби марафон проектының идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин белән Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһаншин алып барды. Фәнис әфәнде әйтүенчә, әдәби көрәшнең нинди буласын күз алдына китермәгәнгә, бик кызыксынып күзәттек. Раил Гатауллин “көрәшчеләрне” язучылардан торган жюри бәяләячәген әйтте.

    Көрәш ничек барды? Бәйгегә барлыгы 24 кеше үткән. Ярышта да шулар катнашты. Сәхнәгә икешәр кеше чыга, алар яттан өч-дүрт куплетлы шигырь сөйли. Әгәр икесе дә яхшы сөйләсә, көндәшләр бер-берсенә әзерләп килгән шигырьне сәнгатьле итеп укырга тәкъдим итә. Бик кыен әйбер ул. Әдәбият, сәнгать, шигъриятне сөюче генә әсәрне беренче күрүдә матур, сәнгатьле итеп укый ала. Ә көрәшчеләр көчле иде. Жюри әгъзасы Сания Әхмәтҗановага җиңүчене билгеләү җиңел булмады. Әмма ул бар чыгышларга да дөрес бәя бирде. Бу халыкның кул чабуыннан ук аңлашылды. Абсолют батырны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла билгеләде.

    Әдәби көрәштә беренче урынны Әлмәттән Сиринә Мифтахова яулады. Һәм хаклы рәвештә. Аның чыгышлары ошады. Сания Әхмәтҗанова әйткәнчә, чын күңелдән, гади һәм халыкчан. Икенче, өченче урын да читкә китте. Чөнки безнең Арча районыннан көрәштә бер кеше дә катнашмады.

    Кызык булмаган, монда шигырьләр генә укыганнар, диярсез. Юк шул, чын сабантуйга охшаш бәйрәм булды ул. Мәйданның төрле почмакларында бәйгеләр, уеннар узды. Күзне бәйләп чүлмәк тә ваттылар,  капчык киеп тә йөгерделәр, озын чаңгыда да ярыштылар. Ә җыр көне буе тынмады, бәйрәмне татар моңы, татар көе бизәде.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: