erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Китапханә – синең территория”ң

Ул көнне яшьләр ял зонасын “сынап” карады.

Арча үзәк китапханәсендә район яшьләре өчен “Китапханә – синең территория” (“Библиотека – твоя территория”) дип аталган заманча күпфункцияле зона ачылды.

Бу уңайдан биредә тантаналы чара узды. Анда Aрчаның В. Ф. Ежков исемендәге 1нче урта мәктәпнең 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары, китапханә волонтерлары катнашты. Волонтерлар чара барышында укучыларны әлеге зона белән якыннан таныштырды.  

Арча үзәк китапханәсе мәдәният, сәнгать һәм иҗат өлкәсендәге проектлар нигезендә эш башлап җибәргән. “Китапханә – синең территорияң” дип исемләнгән Татарстан Республикасының Арча районы яшьләре  өчен заманча күпфункцияле мәйданны булдыру турындагы проект 2022 елның июленнән 2023 елның гыйнварына кадәр тормышка ашырылачак.

–  Ул нәрсәләрне күз алдында тота? Беренче чиратта, мәдәният, сәнгать, креатив индустрия өлкәсендәге яшь, талантлы лидерларны барлау һәм үстерү. Гади тел белән әйткәндә, әлеге проект кысаларында тыгыз элемтәдә торып эшләргә, аралашырга теләгән максатчан төркем – ул безнең яшьләр, – диде проектның кураторы Анастасия Әскәрова һәм эшчәнлекләре кысаларында әлеге вакытка ирешелгән нәтиҗәләр белән таныштырып үтте. – Проектның географиясе Арча шәһәре белән генә чикләнми. Айван, Зур Бирәзә, Күпербаш, Җиләк-җимеш питомнигында яшәүче 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрле егетләр һәм кызларны үзенә тартачак ул. Әлеге яшькә туры килгән эшче яшьләр дә читтә калмаячак.                                                          

“Китапханә – синең территория” дип аталган заманча күпфункцияле зонаны ачу тантанасына “Алгарыш” яшьләр оешмасы җитәкчесе Әмир Вагыйзов та чакырылган иде. Ул барлык катнашучыларны шундый шатлыклы вакыйга белән котлады һәм яшь буынның идеяларын һәм инициативаларын тормышка ашыру өчен искиткеч мөмкинлек барлыкка килүен искәртте.

– “Китапханә – синең территория” дип аталган зонада яшьләр очрашып, үз позицияләрен, карашларын җиткерә, бергәләп шулар буенча фикерләрен уртаклаша, аларны төрле чаралар ярдәмендә тормышка ашыра ала. Тверь өлкәсендәге яшьләр үзәгенә ошаттым мин моны. Анда да шулай ук китапханәдә урнашкан. Тирә-юньдә китаплар күп булуы үзе үк фантазияләр уята. “Алгарыш”  яшьләр оешмасы әлегә кадәр үзәк китапханә белән тыгыз элемтәдә эшләде, яшьләр өчен заманча, күпфункцияле зона ачылу ике арадагы дуслык җебен тагын да ныгытыр, дип ышанам? – диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Заманча, күпфункцияле үзәк, диделәр. Заман таләпләренә туры килә торган булуы аңлашыла. Ә менә ни өчен күпфункцияле? Монысы инде шундый сорау тудыра. Тантаналы чара барышында Анастасия Әскәрова белән Арча Үзәк китапханәсенең библио-волонтерлары зоналарның мөмкинлекләре турында сөйләделәр һәм шушы сорауга җавап та яңгырады.

– Бу мәйдан өч зонаны (ял итү, музыкаль-уен һәм эшче зоналар) күз алдында тота. Мәйданны зоналарга бүлү өчен мебель алдык. Ике яктан да ачык стеллажларны без яшьләр өчен кызыклы китаплар белән тулыландырдык. Махсус 43 китап сатып алынды. Декоратив әйберләр, диван, йомшак, уңайлы канәфиләр – зонаны бизәп кенә калмый, рәхәт мохит тә тудыра. Яктырткычларга кадәр декоративны алдык. Аларны һәр кеше үзенә кирәк вакытта яндыра, сүндерә. Эшче зонада компьютерлар, ноутбук, фотоаппаратка кадәр бар. Яшьләр үзләре яраткан өстәл уеннары белән шөгыльләнә, диван, креслоларга утырып китап укый. Идәндәге йомшак келәмгә тезелеп утырып, коллектив белән аралашырга да була. Һәм башкалар. Сөйләгәннән чыгып кына барысын да күз алдына китереп булмый. Килергә, танышырга, ял итәргә, эшләргә, уйнарга (кирәк икән, гитара да бар) – кыскасы, сезне кайсы кызыксындыра, була, – диде Анастасия Әскәрова.

Әмма бу зона уйнау, сузылып ятып ял итү, өйдән чыгып китеп, комьютер каршында утыру гына дип уйламагыз. Биредә ачылганнан соң көн дә диярлек төрледән-төрле чаралар, очрашулар үтә. Әмир Вагыйзов әйтүенчә, “Китапханә – синең территория” дип аталган заманча күпфункцияле зонаның китапханәдә булуы – бик уңышлы күренеш. Чөнки биредә һәр буын кешеләре, аеруча яшьләр белән нинди генә чаралар оештырылмый. Китапханә хезмәткәрләре үзләре дә яшьләр һәм янып торалар. Алардагы энергиягә, яңалыкка омтылучанлыкка исең китәрлек.

–  Чыннан да, яшьләрне әлеге мәйданчык территориясендә генә дә түгел, саф һавада да төрледән-төрле чаралар көтәчәк. Моңа эшмәкәрләр, блогерлар, кызыклы шәхесләр, матурлык тудыручы белгечләр белән очрашулар да керә. Бөтен серне ачып бетерергә теләмим, анысын проектны тормышка ашыру дәвамында яшьләр үзләре күрер һәм бәя бирер. Әмма шуны әйтә алам, әлеге зона яшьләрнең үз теләкләре булән булдырылды. “Яшьләрнең заман китапханәсенә карашлары” дигән сорау-җавап оештырылды. Күп нәрсә шундагы җаваплардан чыгып эшләнде, – диде район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Рузия Хәкимова.

Ул көнне яшьләр ял зонасын “сынап” карады. Йомшак кәнәфиләргә утырып ял иттеләр, аралаштылар, фикерләрен алыштылар, үз бәяләрен куйдылар. Мәдәният инициативалары фонды ярдәме белән сатып алынган гитарага кушылып җырладылар. Бу күренеш чарага үзенчә бер ямь дә өстәде, бәйрәм төсен кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X