erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тәрбиягә 10 бала! Сөбханалла! Әле аның берсен дә алып булмый! (ВИДЕО)

1 июнь – Балаларны яклау көне

Без район опека секторы мөдире Рафия Яруллина белән вакыт-вакыт балаларны тәрбиягә алган гаиләләрдә булабыз. Ул гаиләләр белән алар даими элемтәдә тора. Рафия ханым аларны яхшы белә. Бүген без шундый гаиләләрнең берсе белән танышырбыз.

Төшеп киттек Арча станциясенә. Луиза һәм Ринат Хәбибрахмановлар тимер юлның икенче ягында яшиләр. Өйләре бик матур. Ишегалдына кергәч, бауга элеп куелган бала киемнәренә күз төште. Күпме спорт ыштаны гына анда! Әһә, мин әйтәм, күп балалы гаилә икәне юып эленгән керләреннән үк күренә! Баскыч төбеннән үк ялт иткән йорт. 
Гади һәм ачык кешеләр. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. “Мин үзем Яңасала авылында туып-үскән кыз, – дип сөйләде Луиза ханым. – Без үзебез өч бала. Сеңлем Лениза гаиләсе белән күршедә генә яши. Әти Николай 2014 елда вафат булды. Авылда әни (Гаишә) энем Ленар белән яши. Хәзер миңа 53 яшь. Балалар белән өйдә”.
– Ә ничек Ринат белән таныштыгыз? Арча станциясенә килеп урнаштыгыз?
– Безнең өйләнешү кызыклы булды. Арча станциясеннән Ринат белән таныш идек без. Көннәрдән беркөнне кич белән Ринат Яңасалага иптәш егете белән килеп, өйдән мине чакырып чыгарып сөйләште, дусларча. Шуннан Арча станциясенә безнең туган тиешле апаларага киттек, машина белән,  янәсе хәлләрен белеп кайтабыз. Алар безнең апаларга кода тиешле кешеләр. Кайтарып куярлар дип уйладым. “Монда килгәч, хәзер кайтмыйсың инде”, – диде Ринат. Мине урлап алып кайттылар дисәң дә була. Икенче көнне әти-әнисе кыз сорарга Яңасалага китте. 1994 ел иде ул. Алла бирсә, киләсе елда бергә яши башлавыбызга 30 ел була. Менә шулай без Ринат белән тормыш корып җибәрдек. Ринат тормыш итәр өчен әйбәт кеше булып чыкты. Килешеп яшибез”.

16 яшь тулганчы сыер саварга керә Луиза. 8 сыйныфтан соң Казанга киткән булган, әмма ямансулап елаган да елаган. Туган йортын, әти-әнисен, авылын сагынган. Әнисе, бик ямансулагач кайт инде, дигән. Шул кайт дигән сүз җитә, тота да авылга кайта. Октябрьдә эшкә фермага бара. Декабрьдә генә 16 яшь тула. Иптәш кызы белән икесенә кара-каршы 30ар тана бирәләр. Япь-яшь кызлар, таналарны бозаулатып, сыер итеп өлгертәләр. Биш ел эшли дә, әтисенең туганнары яшәгән Лаеш районы Нарманкага чыгып китә. Анда ике ел эшләп, Казанга күн заводына эшкә керә. 
Луиза да, Ринат та эштән куркып тора торган кешеләр түгел. Икесе дә Арчаның 120нче төзүчеләр әзерләүче училищены тәмамлаган. Ринат пластик әйберләр ясаучы ширкәттә эшли.  Йортны үзләре җиткереп чыгалар. Менә хәзер бакчага җәйге өй эшлиләр. Луиза  Казанда 12 нче хастаханәдә  эшләгәндә балачактан башына килгән уен тормышка ашыра. “Без үскәндә үк әнигә әйдә балалар йортыннан бала алыйк әле әни, дия идем, – дип сөйләде Луиза. – Әти риза булмады. Балачактан ук ятимнәр барын белә идем. Шулай бервакыт 12нче хастаханәдә газета карап утырам. Бер мәкаләгә күзем төште. Тәрбиягә бала алган гаилә турында язылган. Ә нишләп әле бер ятимне сыйдырмаска дигән уй килде яңадан башка. 2011 ел иде ул. Ринат та каршы килмәде. Ул вакытта әле безнең балалар (икәү: кыз белән малай, берсе 1995 елгы, икенчесе 1997 елгы) мәктәптә укыйлар иде”. 
Районда Хәбибрахмановларның теләген хуплыйлар. Тәртипле, яхшы гаиләгә кем каршы килсен инде?! “Бер генә бала дип барган идек, бер гаиләдән 4 бала булып чыкты алар, олысы 1нче сыйныфта, кечкенәсе яшь ярымлык кына иде”, - дип искә төшерә әни кеше.  
– Балаларны сез ничек сайладыгыз?
– Анда балаларны сайлатмыйлар. Башта комьютер аша 10 айлык инвалид баланы күрсәттеләр. Бу яшь бала белән өйдә утырасы була, эшләп тә булмас дип, риза булмадык. Аннан бер малай белән кызны күрсәттеләр. Берсе әллә кайда еракта иде. Анда кадәр барып җитеп булмас, дидек. Шуннан менә монда бертуган дүрт бала бар инде, дип таныштырдылар. Иптәшем Ринат икеләнеп калды. Дүрт бала бит ул! Тәвәккәлләдек. Башта ике айга кунакка алып кайттык. Менә шуннан торып калдылар инде. 
– Балаларның беренче тәэсирләре нинди булды?
– Машинага утыруга җырлый башладылар: без барабыз, барабыз ерак җирләргә... дип.
– Ә үзегезнең тәэсирләр?
– Алар яратасы килеп тора торган балалар. Баланы яратмасаң алып булмый аны. Чит итеп карыйсың икән, бер түбә астында торып булмый. Бала яратмыйсың икән, бу эшкә тотынма!
– Кая барабыз дип әйттегез инде сез аларга?
- Без сезне кунакка алып кайтабыз дидек. Кунакка кайта бит инде алар. Тиешле ике ай үткәч, китәсезме дип сорадык, юк китмибез, калабыз, диделәр. Әниләрен табып, әниләре белән дә очраштырдык без аларны. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул көннән 12 ел вакыт узган. Үз балаларының инде хәзер үз тормышлары, аерым яшиләр. Тәрбиягә алган дүрт баланың олысы Казанда КНИТУда, элеккечә әйтсәк, Казан химия-технология институтында укый. 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр “отлично”га укыган. “Әни синең өчен генә укыйм, дияр иде, – дип сөйли Луиза. – Нишләп минем өчен укыйсың, үзең өчен укы, дим. Аннан кечерәге армиядә. Кыз Арчаның педагогика көллиятендә белем ала. Кечесе мәктәптә укый”.
...Көндезге сәгать 12ләр тулып килә. Сөйләшүне җәйге кухняда чәй өстәле янында дәвам иттек. Бүлмәгә кояш чыкты мыни, курчактай матур бер нәни кыз елмаеп кайтып керде. “Ника”, – дип таныштырды ул үзе белән. 1нче сыйныфта укый. Ринат машинасы белән мәктәптән барып алып кайтты. Укырга ярата икән. Конфет белән тәмләп чәй эчә башлады. Аннан Денис, Богдан кайтып керде. Алар инде егет булып өлгереп килә. Беренче алган дүрт баланың дүртенчесе Денис бик матур җырлый. Аның дипломнары стенага элеп куелган. Видеодан конкурсларда җырлавын сокланып тыңладык. Ул Арча укучылар сараенда шөгыльләнә. Җыр бәйгеләрендә призлы урыннар ала. Шуларның берсе – республика күләмендәге “Бәхет йолдызы” конкурсында 1нче дәрәҗәдәге диплом. “Музыка укытучысы булам”, – ди. Ә Богдан кул көрәше буенча ярышларда призлы урыннар ала. Әле менә яңа Теләче районыннан 2нче урын алып кайтты. Шунда сүзгә район опека секторы мөдире Рафия Яруллина кушылды: “Бу гаиләдә балалар ничектер бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнеп, мәктәптән соң да һөнәр алу йортларында укуларын дәвам итеп, үзләре үскән гаилә белән элемтәдә торалар. Менә хәзер Денис Арча педагогика көллиятенә укырга барам ди. Рәхмәт әти-әнигә, балалар максатчан, бердәм, тәрбияле булып үсәләр. Бер-берсен кыерсыттырмыйлар, яклый беләләр”.  Соңыннан Денис белән сөйләштек. Ул: “Безнең әти белән әни яхшы күңелле, шәфкатьле кешеләр. Тыңламасак, таләпчәнлек күрсәтәләр”, - дип сөйләде. 
Өйдәгеләр өстәл янына җыелышты. Әти-әни белән менә булдылар җидәү. Әле тагын өчесе (икесе бакчада, берсе Арча педагогика көллиятендә) кичкә кайтасы. Булалар менә унау. Луиза ханымнан: “Ничек ашарга пешереп өлгерәсез?” – дип тә сорамый кала алмадым. “Ашарга кечкенә кәстрүл белән пешерәсең ни, зурысы белән әзерлисең ни – барыбер ашарга пешерергә кирәк. Әмма ризыкны төрләндермичә булмый”. 

Икенче катка да менеп төштек. Луиза ханым балаларның бүлмәләрен күрсәтте. Үзләре тәртиптә тоталар, диде. Өйдә һәр җирдә чисталык. Ул кухня ялтырап тора.
Башта тәрбиягә алган баланың икесе чыгып киткәч (берсе Казанда укый, икенчесе Әтнә техникумында, аннан армиядә) 10 елдан соң Луиза ханым яңадан ятимнәрне үзләренә сыйдыру теләге белән яна башлый. Бер генә кыз алырбыз дигән уй белән барган җирдән бер кыз һәм бер малай алып кайталар. “Бик әйбәт булды балалар, сөбханалла”, – дип шөкер итә алар. Быел менә тагын дүрт бала тәрбиягә алалар. Икесе балалар бакчасына йөри.

Баланы алдалап булмый. Ике ай кунакта булган бала үзенә карата гаиләдә җылылык сизми икән, ул, монда калмыйм, китәм, диячәк. Ә Хәбибрахмановларда балалар китмим, калам, дип торалар. Луиза белән  Ринатка исән-сау булып, балаларны үстереп, лаеклы кешеләр итеп, олы тормышка аяк бастырырга язсын! 
...Бакчада шашлык пешерү җайланмасы белән пылау казаны тора. Әле менә яңа гына шашлык, пылау пешереп, балалар, оныклар белән 20 кеше җыелган алар. Бакча шатлыклы авазлардан шау-гөр килеп торган. Күршеләрен дә бик әйбәт, дип мактады алар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X