erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кәкре каенга терәткәннәр

Сорауга Дәүләт алкоголь инспекцияcенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина җавап бирә.

Мине “кәкре каен”га терәделәр. Күптән түгел кредитка инвалидлар кровате сатып алдым. Дөресрәге, туганнарым, сыйныфташларым ярдәм итте. Консультант-таратучы тәкъдим иткән бик вак хәрефләр белән язылган килешүгә һәм ниндидер кәгазьләргә кул куеп, аны ничек сатып алуымны аңламый да калдым. Хәзер аңлавымча, мине - беренче төркем инвалидын - төп башына утыртканнар. Хәзер мин банкка гаять зур күләмдә акча түләргә тиеш. Мин үз акчаларымны ничек кайтара алам, чөнки инвалид пенсиясенә генә яшим. 

Бу сорауга Дәүләт алкоголь инспекцияcенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина җавап бирә.

- Әгәр Сез кредит килешүенә һәм инвалид кроватен сатып алу-сату турындагы килешүгә кул куйгансыз икән, килешүдә хуҗалык итүче субъектларның атамасы, юридик адресы (урнашкан урыны), сатучының банк реквизитлары һәм Белдерү зарур телефоннары күрсәтелергә тиеш. Беренче чиратта, Сезгә күрсәтелгән реквизитлар буенча дәгъва юлларга, килешүне өзү һәм акчаны кире кайтару турында үз таләпләрегезне белдерергә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Кулланучыларның хокукларын яклау турында”гы Россия Федерацияcе Законы нигезендә, таләпләрне канәгатьләндерү вакыты 10 көн тәшкил итә. Законлы таләпләр ирекле нигездә канәгатьләндерелмәгән очракта, Сез, кулланучы буларак, хокукларыгызны яклауны сорап судка мөрәҗәгать итәргә хаклы.

Дәгъва һәм дәгъва гаризасы проектын төзүдә бушлай ярдәм сорап, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекцияcенә яки аның территориаль органнарына мөрәҗәгать итә аласыз. Алар, үз вәкаләтләре кысаларында, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча эшчәнлек алып бара, хатлар, гаризалар, шикаятьләр, ведомство компетенцияcендәге мәсьәләләр буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карый. Кулланучыларның хокуклары бозылган очракта, аларның административ йогынты ясау буенча чаралар күрергә хакы юк.

Тулырак: http://tulachi.ru/news/glavnyie-novosti/mine-kkre-kaenga-terdelr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X