Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Күлдә 13 яшьлек малай батып үлгән

    Фаҗига кичә көндез Кызыл Чишмә бистәсе янында Каракүл күлендә була.

    Түбән Кама янындагы күлдә 13 яшьлек малай батып үлгән. 

    Билгеле булганча, фаҗига кичә көндез Кызыл Чишмә бистәсе янында Каракүл күлендә булган. Фаҗига шаһитлары сөйләгәнчә, ике үсмер су коенырга килгән. Берсе йөзә белмәгән, әмма суга сикерергә уйлаган. Бала шунда ук диярлек су астына киткән.

    Реклама

    Үсмер һәлак булган урынга 6нчы зона коткару отряды коткаручыларының водолазлары килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә малайны ярга һәлакәт урыныннан ерак булмаган балыкчылар чыгарганын әйткәннәр.

    Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. 

    Татар-информ

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: