erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Клиник үлем кичергәннәр теге дөньяда ни күрәләр?

Бу кызыклы.

"Теге дөнья»да нәрсәләр бар икән?

автор5 февраль 2023 - 11Клиник үлем кичергән кешеләрдән бу турыда сорасаң, алар үзләренең бер башында яктылык күренеп торган караңгы тоннельдән очулары, үлгән туганнары белән очрашулары яки үз тормышларын кире баштан күзәтүләре турында сөйлиләр.

Кембридж һәм Эдинбург университетлары галимнәре исә бу серле табышмакны чишүгә ирешкәннәр.

Нәтиҗәдә, алар монда бернинди дә сер юк дигән фикергә килгәннәр. Үлгән кешенең баш мие, үлемгә җайлашырга маташып, төрле галлюцинацияләр китереп чыгарырга сәләтле икән. Бары шул гына!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үзе теләп үлеп караучылардан бер төркем туплап, тәҗрибә уздырганнар. Виртуаль шлемнар кигән кешеләргә үзләрен берничә метр читтән күзәтү мөмкинлеге бирелгән. Катнашучыларның барысы да соңыннан «тәннәрен ташлап чыккан» кебек хисләр кичергәннәрен әйткәннәр.

Галимнәр әйтүенчә, клиник үлем очрагында организмда күп микъдарда норадреналин гормоны бүленеп чыга икән. Кешеләрнең күзләренә үлгән туганнары, дуслары күренүдә дә шул гормон гаепле. Ә инде «караңгы тоннель очында күренгән яктылык» - дөнья яктысын күзнең челтәр катлавыннан баш миенә илтә торган үткәргеч нерв күзәнәкләренең акрын-акрын үлүе белән аңлатыла

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/tege-dnyada-nrslr-bar-ikn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X