Реклама
Кеше үлеменә китергән авария бүген иртәнге уннар тирәсендә Мәүлетов урамында булган.
Казан медицина көллияте янында «ГАЗель» 20 яшьлек егетне бәрдереп үтергән.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, фаҗига бүген иртәнге уннар тирәсендә Мәүлетов урамындагы 34нче йорт каршында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «ГАЗель»нең йөртүчесе артка таба хәрәкәт иткән вакытта җәяүлеләр юлында 20 яшьлек егетне таптаткан.
«Егет алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана», - дип ачыклык керттеләр шәһәрнең ЮХИДИ идарәсендә
http://saby-rt.ru/news/khvef-khtr/kazan-meditsina-klliyate-yanynda-gazel-20-yashlek-egetne-brdergn
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз