Көллияттә спорт бәйрәме
Урыннар билгеләнде.
6 май көнне Арча педагогия көллиятендә Җинүнең 77 еллыгына багышланган спорт бәйрәме уздырылды. Бу бәйрәмдә уку группалары командалары 12 спорт төре буенча көч сынаштылар . Кызлар арасында 100 м арага йөгерүдә Егорова Олеся (14.53 с), 400 м арада Габдрахманова Лилия (1.14 мин), 1500 м арада Яруллина Лиана (6.35 мин), озынлыкка сикерүдә Бариева Резедә (213 см), ядро өтүдә Гафурҗанова Зифа (6.55 м), граната ыргытуда Габидуллина Зәлидә (29,50 м) җинү яуладылар. Егетләр арасында 100 м арада Ахметзянов Азат (11.88 с), 400 м арада Файзрахманов Ильшат (58.12 с), 1500 м арада Самигуллин Салават (5.00 мин), граната ыргытуда Фаттахов Ильфар (44 м). Каршылыклар аша йөгерүдә Зарипов Инсаф (49.87 с), ядро өтүдә Муратов Динияр (9.75 м) иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәттеләр.
Бәйрәм театрлаштырган җыр һәм строй бәйгесе белән тәмамланды. Бәйгедә иң яхшы нәтиҗәләрне курслар арасында 132 группа (1 курс), 221 (2 курс),321 группа (3 курс) күрсәттеләр һәм җинү яуладылар.
Барлык төрләр буенча булган команда ара беренчелектә 141Б группа беренче урында. Группаның җитәкчесе Жанна Вениамин кызы Гарипова. Икенче, өченче урыннарда 341А һәм 341Б группалар.
З.В. Сәгыйтов,
көллиятнең физик
тәрбия җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев