erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күләме дә, сыйфаты да мөһим

Хуҗалык җитәкчеләре белән “Яңарыш” хуҗалыгында сенаж салуга багышлап үткәрелгән семинарда күп яңалыклар күрдек

 

 

Белгечләр дә бик үтемле итеп аңлаттылар.

Ришат Вәлиев – Түбән Мәтәскә авылы егете. Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлаган, Арча районының “Яңарыш” хуҗалыгында баш зоотехник булып эшли.

– Ришатка терлек азыгы әзерләү буенча бөтен вәкаләтләр  бирелгән, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков. – Бу өлкәдә ул командир да, глава да.

Яшь белгечкә мондый бәя бирү, ышаныч күрсәтү күп нәрсә турында сөйли. Чөнки яңа инвесторлар бирегә зур планнар белән килде. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә яңа программалар буенча эшлиләр. Таләпләр бик югары, “арбадан” төшеп калмау өчен ныклы белем дә, тырышлык та кирәк.

– Безгә басудагы мәйданнарны тизрәк бушату түгел, ә тулы кыйммәтле азык җитештерергә кирәк, – дип дәвам итә җитәкче. – Азыктагы аксымның язмышы бүген хәл ителә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулы кыйммәтле сенаж салу өчен күпьеллык үләннәрне чәчәккә бөреләнгәндә урырга кирәк, ди белгечләр. Һәр соңга калган көн аксымның, башка матдәләрнең югалуына китерә. Монысы булды бер. Икенчесе, урылган массаның дымлылыгы. Ул 55 проценттан ким, 64 проценттан артык булмас-                 ка тиеш. Дөрес дымлы- лыкны ничек билгеләргә? Ришат туралган массаның бер өлешен (100 гр) алып кайтып  микродулкынлы мичтә тикшереп карый.

– Әлегә бу дымлылыкны билгеләү өчен иң кулай ысул, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов.

Ярар, үләнне иң уңай срокта урдылар, дөрес дымлылыкта салдылар, ди. Массаны яхшы итеп таптату да мөһим бит. Чокырны никадәр тиз арада тутырасың, шул әйбәт. Бу хуҗалыкта кызыксындыру чаралары шуларны күздә тотып эшләнгән. Мәсәлән, көнгә 400 тонна масса салсалар, азык әзерләүдә катнашучыларга 4 мең сум премия языла. 500 тонна булса 5 мең сум һ.б.

– Июнь аеның яртысы җитүгә карамастан, әле сенаж салырга керешмәгән хуҗалыклар бар, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Кичекмәстән керешегез. 20 июньгә күпьеллык үләннәрнең беренче катын җыйнап алуны төгәлләргә кирәк.

16 июньгә булган мәгълүматларга караганда, район буенча 1003 тонна печән хәзерләнде, 15803 тонна сенаж салынды. “Кырлай”, “Игенче” ширкәтләре 3 меңәр тоннадан артык сенаж салдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X