erid:2VtzquqpS7d
Арчаның кайбер җитәкчеләре мода күрсәтә (+видео)
Арча яңалыклары

Арчаның кайбер җитәкчеләре мода күрсәтә (+видео)

Эшлекле хатын-кыз ничек киенергә тиеш?

-Хәзер экостиль модага кереп бара. Ягъни, химиядән китү, миллилеккә кайту, милли элементлар кертү. Игътибар белән карасаң, безнең һәм Урал яклары  элементларында охшашлык бар, – диде Рәмзия Кашапова. – Күлмәк кию турында онытмагыз. Күлмәк яшәртә дә, аннан күлмәк кигән хатын-кызлар бәхетле дә була, диләр.

Ул эшлекле хатын-кызларга ничек киенергә кирәклеге турында сөйләде һәм киемнәрне тәкъдир итте. Ә модельләр үзебезнең районнан җитәкче урыннарда эшләүче хатын-кызларыбыз иде. Арча уку үзәгеннән килгән визажистлар бизәндереп тә куйдылар үзләрен. Болай да матур хатын-кызларыбыз –  модельләребез искиткеч иде. Киемнәрне алар тәнгә рәхәт, уңайлы, дип мактадылар. Күзгә үк ятыш матурлыклары турында әйтеп тә торасы юк.


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев