Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Көн үсәсен төн үсә: азык-төлеккә бәяләр күпмегә арткан?

    Бар нәрсәгә дә бәяләр арта. Кулланучыларның азык-төлек кәрҗине күпмегә арткан? Халык бәя артуны тойганмы? Болар хакында тулырак «Интертат» язмасында ("Интертат",Казан,Ләйсән Рәхмәтуллина).

    Автор: Ләйсән Рәхмәтуллина
    Көн үсәсен төн үсә: азык-төлеккә бәяләр күпмегә арткан?
    Бар нәрсәгә дә бәяләр арта. Кулланучыларның азык-төлек кәрҗине күпмегә арткан? Халык бәя артуны тойганмы? Болар хакында тулырак «Интертат» язмасында.


    Беренче чиратта, азык-төлек бәяләре күзгә күренеп күтәрелә бара. Кибетләрдә генә түгел, шимбә көннәрендә шәһәребезнең төрле почмакларында үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә бәяләр үзгәргән.


    Әлеге таблицада китерелгән мәгълүмат Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы сайтыннан алынды. Кайбер төр азык-төлеккә бәя узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга арткан. Икенче ипиебез — бәрәңге дә быел кыйммәт йөри. Җитмәсә, елы да коры булу уңышка зыян салды.

    «Сатылмаса - сатылмый, ә бәясен төшермиләр»
    Казанда яшәүче Фәрдия Хөсәенова авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән атна саен азык-төлек ала.

    «Бу атнада ярминкәгә кәбестә 37 сум белән килде, - ди Фәрдия Хөсәенова. - Халык моңа карата үзенең ризасызлыгын, канәгатьсезлеген белдерә башлады, тавышланды. 20 сум иде бит ул. Кәбестә төялгән машина ишекләрен япты да китеп барды. Алган кеше алды, алмаганы шул килеш калды. 

    Янбулаттан 60 сумнан алма сатарга киләләр иде, бу атнада ул да 65 сум булган. Алмаларында кара таплар бар. Кибетчедән: «Нишләп бәясен әзрәк булса да төшермисез, ул сатылмаганны кая куясыз инде?» — дип сорап карадым. «Терлеккә ашатабыз», — ди. Сатылмаса - сатылмый, ә бәясен төшермиләр.

    Йомырка, сөт бәясе шул килеш калган. Мин йомырканың «отборные» дигәнен ала идем. Анысы 3 атна элек 80 сум тора иде, бу атнада да хакы шул ук.

    Балык бик кыйммәт менә. Үзебезнең судаклар 270шәр сум. Бәрәңге дә шулай ук иде әле - 23 сум. Дөрес, бәрәңгесе вак инде, әллә ни искитәрлек түгел, шулай да халык чират торып ала. Менә кыярны кибетнеке белән чагыштырып булмый, ярминкәдә килосы 55 сум, ә кибеттә йөздән артык.

    Хәләл тавыкның килосы 169 сум. Шул ук бәягә «Пятерочка» кибетендә дә ташлама белән булгалый. Сөтнең кайнатылганы, шешәдәгесе 65 сум, ә пакеттагы 2,5 %лысы 38 сум. Бу атнада да сөт шул бәядән килде». 


    Солтан Исхаков
    Бишәр сумга арткан әйбер генә алсаң да, ахырда барысын бергә исәпләгәндә галәмәт җыела. Авыл җирлегендә яшәп, күпчелек азык-төлеге үз хуҗалыгыннан булган кешеләр бәя үзгәрешен әле артык сизмәгән. Кама Тамагында яшәүче Равия апаның бөтен яшелчәсе дә, ите дә үзенеке.

    «Ите, бәрәңгесе, суганы, кишере — барысы да үзебезнеке. Аннары сыек май, токмач, он, шикәр һәм ярмаларны да авыл кешесе күпләп алып куя бит инде. Көн дә кибеткә йөрмибез. Көн саен яки ике көнгә бер алынган әйберләребез - ипи белән сөт кенә.

    Реклама

    Сөтне бер шәхси эшмәкәрдән алам, ул 75 сум, әле артканы юк. Булган запасларны ашап торгач, бәянең артуын сизмәдем. Ипи бәясе быел көз көне артып алды. Үзебезнең район ипиен ашыйбыз, аның бәясе элеккечә. Быел кәбестә утыртмаган идем, аның хакы бик арткан. Узган ел, хәтерем ялгышмаса, 14 сум иде, быел менә 38 сум булган. Атна саен бер сумга артып килде ул безнең районга», — диде Равия апа.


    Татар-информ архивы
    «Көн дә кибеткә йөрмибез»
    Җырчылардан да арткан бәяләр турында сорашырга теләп, Динә Латыйповага шалтыраттык. «Хәзер кибеттә бөтен нәрсә бар, күпләп алып куймыйбыз. Әз-әзләп алгач, бәя артканы алай сизелмәде. Күпме кирәк, шуның хәтле генә алгач, тоймадым. Запассыз да тормыйбыз үзе. Бәяләр арту яхшы әйбер түгел инде, бүгенге заманда бигрәк тә. Күп кеше авырый, эше белән проблемасы да булса, акчасы да булмый. Мондый вакытта бәяләр арту бик начар», — диде Динә Латыйпова.

    Җырчы Алсу Фазлыева да көн саен кибеткә керми икән. «Миңа әзрәк оят та булып китте, кайчан артты соң? Көн дә кибеткә йөрмәгәч, сизми калдым шул. Дөресен әйткәндә, без бер алганда күп итеп алып куябыз да, шуның белән торабыз, бик еш кибеткә йөрмибез. Беткәннән беткәнгә генә барабыз. Ипи ашамыйбыз, сөт эчмибез, булса да, сирәк кенә. Балык, ит һәм ярмалар күпләп алып куелган. Көн дә кирәк булган сөт һәм ипи алмагач, алай сизелмәде», — диде җырчы.

    Тәрбияче булып эшләүче, өч бала анасы Эльвира ханым да бәяләрнең артуын сизми калмаган. «Бәяләр артуы сизелә, бик сизелә. Эш хакы гына һаман шундый ук. Акчаны бераз кысыбрак тотарга туры килә инде, әйберне дә сайланыбрак аласың. Бүген кирәк булган әйберне генә аласың. Ансыз торып була икән, калып тора инде. Хәзер кибеткә кереп мең сум акча калдырып чыгасың, ә пакетта алынган әйберең юк диярлек. Бер тапкыр утырып ашарлык кына», — ди Эльвира.


    «Бәяләрне нык арттырмадык»
    Азнакай районы Сарлы авылындагы «Бәрәкәт» кооперативы рәисе Рәмис Сәхапов белән дә бәяләр темасына сөйләштек. «Сөтне фермерлардан алабыз, аларда бәя 30 %ка артты. Аннан җитештергән продукцияне 10 %ка арттырып сатабыз. Әлегә бәяне шул урында тотарга булган запасларны куллану ярдәм итә.

    Алга таба базар хәлләрен күзәтеп барып, бәяне арттырасы булыр инде. Итнең алу бәясе дә, сату бәясе дә бермә-бер артты — 15 %ка. Продуктка ихтыяҗ кимемәде. Итнең бәясе февраль – март айларына кадәр чагыштырмача бер тирәдә торырга тиеш. Шуннан соң итнең кимүе, ә ихтыяҗ арту аның хакы күтәрелүенә сәбәпче була. Бу инде кешеләрнең терлеккә ашату өчен азык-төлек бетү белән дә бәйле, чөнки корылык булды, җитәрлек хайван азыгы әзерләп кую мөмкинлеге булмады диярлек. Яңа елга кадәр ит бәясе артмас дип уйлыйм», — диде Рәмис Сәхапов.

    Тукай районы Иске Җирекле авылы фермеры Минталип Миңнеханов бәяләрнең артуын мәҗбүри чара дип аңлатты. «Адәм баласы запассыз тормый, гадәттә, артыгы белән алып куя. Башка халыклардан, мәсәлән, азәрбайҗаннардан бәрәңгене 50 сумга да алалар, ыңгырашмыйлар. Ә үзебезнең фермерлар әзрәк бәяне арттырсалар, сүз китә. Фермерларның бәяне арттыруы да булган корылык белән бәйле. Әзрәк үзенең чыгымнарын каплар, кредит, булган бурычларын түләр өчен арттырды ул. Бу вакытлыча эшләнә торган мәҗбүри гамәл. 2010 елдагы корылыктан соң да шулай булды.


    Александр Эшкинин
    Артык күп артты дип тә әйтмәс идем. Мәсәлән, без мәктәпкә кишерне 26 сумнан, чөгендерне 28,50 сумнан тапшырабыз.

    Халык хәзер үзенең бакчасында берни үстерми бит. Авылларда да күбесенең бакчасын чүп баскан, беркем берни чәчми, эшләми. Май җитте исә, ярты ай ял, менә кайтып эшлә бакчада! Юк, кеше ял итә, шашлык пешерә.

    Һәр районда яшелчә үстерә торган махсус фермерлыклар булса да яхшы. Бу мәсьәләне күп вариантлар белән чишәргә кирәк. Чәчәк үстерүчеләрне мактап, күрсәтеп, газетага язалар. Менә бакчасында түтәлләре булган кешеләрне күрсәтергә кирәк», — диде фермер. Тулырак: 

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: