erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көндәшен шартлаткан

Стәрлетамак шәһәрендә булган бу хәл.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр суды шушы шәһәрдә яшәгән малтабарны шартлатуда гаепләнүче Ишимбай районы кешесе Руслан Фәхретдиновка карата җинаять эшен караячак. Бу хакта төбәк прокуратурасы хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, каза күргән коммерсант узган елның августында бер фирманың законсыз эшчәнлеге турында полициягә гариза биргән булган. Бу фирма директоры Фәхретдинов исә, ул коммерсантны(көндәш компания хуҗасын) үтерергә карар кылган.

Ике компания дә объектларны газлаштыру белән шөгыльләнгән. Усал ниятле директор үз йортының гаражында шартлаткыч җайланма ясый, аны Стерлетамакта үз корбанының йорты капкасына урнаштыра. "Шартлау иртә белән, коммерсант этне йөртергә алып чыккан вакытта була. Шартлау нәтиҗәсендә коммерсантның сәламәтлегенә һәм аның мөлкәтенә зыян килгән.

Тикшерү барышында Руслан Фәхретдинов үз гаебен танымады,суд аны сак астына алды.

Хәзер ирне куркыныч ысул белән үтерүдә, корал әзерләүдә, аны саклау һәм шартлаткыч матдәне йөртүдә, шулай ук шартлау юлы белән милекне аңлы рәвештә юкка чыгаруда гаеплиләр.

ФОТО:ТАСС

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/K-nd-shen-shartlatkan-522317/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X