erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көне генә түгел, сәгате дә кадерле

Көне генә түгел, сәгате дә кадерле

Кар тиз эреп бетсә дә, быел туфрак авырлык белән өлгерә. Инде эшләрлек булды дигәндә генә, болытлар куерып, яңгыр явып китә.3 майда да шулай булды. Иртәдән кояш чыгып шундый матур көн булыр кебек иде. Дөрес, өлгергәннәр яңгыр башланганчы хәйран гектарларны чәчәргә дә өлгерде.

Бу көнне район башлыгы Илшат Нуриев кыр эшләрендә тырышлык күрсәтүче механизаторларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.

Беренче тукталыш – “Яңарыш” хуҗалыгында. Биредә һәр эшкә җаваплы карап, зур оешканлык белән тотыналар һәм башкарып чыгалар. “500 гектардан артык сабан культуралары чәчтек инде, әлегә ике агрегат эшли,” – ди хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков. Район башлыгы бүләгенә тракторчы Равил Сафиуллин лаек булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шундый ук бүләкләрне “Курса МТСы” ширкәтеннән Мансур Хуҗиәхмәтов,”Игенче” ширкәтеннән Фәнил Дәүлиев, “Кырлай” ширкәтеннән Раил Закиров алды.

Унга якын хуҗалык чәчүгә кереште инде, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X