erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кәҗәне яратыгыз!

Бүген иртән Чөмә Елга авылыннан Фирдия апа Гатиятова килде. Хат алып килгән. Әйтер сүзе бар.

Кәҗәне яратыгыз!

Мин кәҗәләр турында бер язган идем инде. Йөрәгемә чыдый алмыйча кабат язарга булдым. Мин кәҗәләр тотам. Артык бәтиләрен саткалыйм. Кәҗә бәтиләрен җаным—тәнем белән бала караган кебек үстерәм. Әмма мин саткан  биш кәҗә бәтие якты дөньядан китеп барды... Кайсы бавына чорналып, аслынып үлә, кайсын эт ашый. Игътибар җитми. Кәҗәне, бәтиләрен өеңнән еракка арканлама. Аларны яратырга, сырт өсләренә массаж ясарга, яңакларын сыйпарга, сөяргә кирәк. Арканлаганда бер—берсеннән ара ярты, 1 метр булырга тиеш. Бер—берсенә якын килмәслек булсын. Алар шук, уйнарга ярата. Берсенең мөгезе икенчесенең муенсасына керә дә, ычкына алмыйча буылып үләләр. Абзарга да игътибар итәргә кирәк. Биеклеге 1 метр 80 см булсын. Ә такта арасын шырпы тартмасы киңлегендә генә эшләргә кирәк. Бәтиләре башы белән такта арасына кысылмасын. Такта арасын киң дә калдырырга ярамый. Бәти сикерәм дип, асылынып калып үләргә мөмкин. Рәшәткә очларына аркылыга яңадан такта кадаклап куяргә кирәк. Ул Т хәрефен хәтерләтә.

Кәҗәне ашата да белергә кирәк. Аларга үзең чалгы белән чапкан печән яхшы. Бөреләнеп кенә килгән люцерна, таякка калмаган костер, Америка өрәңгесе, күгәрмәгән он һәм печән, 1 чиләк суга 1 аш кашыгы исәбеннән тоз, яшелчәләр яхшы. Кәҗә бәтиләрен арканласагыз, күз—колак булып торыгыз. Аларга каты яңгыр, 30—40 градус эсселек тә ярамый. Кәҗә бәтиен сатып алгансыз икән, яратып карагыз, яратмыйсыз икән – алмагыз. Аларны рәнҗетеп, гөнаһлы булмагыз.

 Кәҗә бәтиен ике ай имезәм. 3-4 көннән көрпә, йомшак печән бирә башлыйм. Әкренләп өйрәнсеннәр дип. Һәрберсен күтәреп сөям. Мин абзардан чыгып киткәч, каравыл акырып елыйлар. Сезнең белән абзарда йоклый алмыйм бит инде дим.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөрмәтле кәҗәне яратучы халкым! Кәҗәләрегезне ноябрь уртасында я ахырында кияүгә бирегез. Кәҗә сөтенең файдасы турында да сөйләп бетереп булмый. Малларыгызны карагыз, яратыгыз, кыйнамагыз!

Бүген безнең өч кәҗә бәтие бар. Икесе малай, берсе кыз. 4 апрельдә ике ай була. Әле дә имезлектән имезәм. Бик матурлар. Сораган кешегә арзанга гына бирәм.

Фирдия Гатиятова.

Чөмә—Елга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X