erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Көч, бердәмлек һәм җиңү»: Арча педагогия көллияте студентлары регби лигасында беренче урын яулады

Татарстан студентлар регби лигасы ярышларында Арча педагогия көллиятенең кызлар командасы югары нәтиҗә күрсәтеп, I урын яулады.

Арча педагогия көллиятенең кызлар командасы Татарстан студентлар регби лигасы ярышларында беренче урын алды.

Ярышларда катнашкан кызлар составында төрле курс студентлары чыгыш ясады. Команда өчен һәр уенчының өлеше әһәмиятле булды, чөнки регби спортында нәтиҗә уртак хезмәт, җаваплылык һәм үзара ышаныч аша формалаша.

Команда составында түбәндәге студентлар чыгыш ясады: Альбина Фәйзуллина (441 төркем), Аделя Хамзина (441 төркем), Диана Иксанова (441 төркем), Таңсылу Хәйруллина (241 төркем), Зилә Сабирова (341 төркем), Рената Клевцова (341 төркем), Алия Зәйнуллина (341 төркем), Иркә Билалова (231 төркем), Йолдыз Сафина (141 төркем) һәм Виктория Петрова (141 төркем).

Турнир нәтиҗәләре буенча Альбина Фәйзуллина «Иң яхшы уенчы» исеменә лаек булды.

Команданы ярышларга тренер Зиннур Сәгыйтов әзерләде.

Команданы зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев