erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кояш кебек абыстай

Тирәбездә якты кешеләр.

Хезмәттәшебез Гөлзия ханым гаиләсе белән Ифтар мәҗлесе үткәрде. Алланың рәхмәте яусын. Теләкләре кабул булсын. Арчада яшәүче абыстай Рузия Гарипова акыллы вәгазьләр сөйләде, догалар укыды. Мин Рузия абыстайны беренче күрәм. Һәм бик ошаттым. Сөбханалла, үзе шат, елмаеп сөйләшә... Кояш кебек, йөзе елмая, сүзләре йөрәккә май булып ята.  Рәхәтләнеп тыңлап, гыйбрәтләнеп утырдык. Акыл җыйдык. Авыз ачканчы бер сәгать үткәнен сизми дә калдык. Гарәп телендә укый, аннан мәгьнәсен аңлата. Юк, укытучы булып эшләмәгән ул. Гади хезмәт кешесе. Укытучылыкка бармый калган. Элек бит кеше мәктәптән соң гади эшкә кергән. Акча эшләгән. Тормыш алып барган. Укытучы булып туган, әмма укытучы булмый калган Рузия ханым бик матур итеп Корьән мәҗлесен алып барды. Ул үзенең кояшы белән безнең күңелләрне дә яктыртты. Үзе шат, елмая... Укытучы булып эшләмәсә дә, ул бүген мәдрәсәдә укыта. Ул - дини белем бирүче, укытучы! Догалар укыганнан соң, сорауларыгыз бармы, дип тә сорады әле ул. Ашка барабыз дип әйтмәгез, алайса ашарга гына барган кебек килеп чыга, Корьән ашына барабыз, дип әйтегез, дип киңәш тә бирде. Аллаһы Тәгалә исәнлекләр бирсен үзенә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X