Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Коклюш белән авыручылар арткан

    Бу атнадан иммунизация Европа атналыгы башланды. Ул 2 майга кадәр дәвам итәчәк. Быел пандемия кысаларында бу чара аеруча актуаль. Шушы көннәрдә халыкка вакцина турындагы уйдырмаларга җавап бирәчәкләр.

    –  Бер яктан коронавирустан куркабыз, икенче яктан  кеше вакцинага шикләнеп карый. Иммунизация Европа атналыгы куркуларны таратырга ярдәм итәр дип уйлыйм. Авыруга каршы вакцина уйлап табылу сөендерә, чөнки кайбер вируска каршы ул бөтенләй юк, – ди  Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

     

    Реклама

    Реклама

    Вакцина ясата башлау тарихы 1796 елларга барып тоташа. Табиб Дженнер беренче тапкыр чәчәк авыруына каршы прививка ясый.  Дөрес, аңа кадәр чәчәк белән авырганнан соң иренең битендә җөйләр калганны күреп Екатерина II үзенә, аннары 14 яшьлек улына прививка ясата. Аннан соң вакцинация бөтенләй модага кереп китә. Еллар дәвамында даими прививка ясатып торсалар да, чәчәк авыруын тулысынча 1980 елда гына җиңәләр.  2000 елда грипп белән авыручылар Татарстанда 131 мең кеше исәпләнсә, хәзер елдан ел кими бара, быел бу хакта бөтенләй сөйләмәделәр. Халыкның 61 процентына вакцина ясатылган булган.

    Илкүләм прививкалар календарендә 12 авыруга каршы вакцина каралган. Ел саен республикадагы 2 миллион кешегә теге яки бу авыруга каршы прививка ясала. Халыкның 95 процентын вакциянацияләгән вакытта гына бу вирусларга кеше бирешмәячәк дигән өмет бар. Кызганыч, кайбер әти- әниләрнең прививкадан баш тартуы аркасында былтыр Татарстанда 37 балада коклюш ачыкланган. Бу гади генә булып тоелган ютәл аркасында бала үләргә дә мөмкин.  
     Марина Патяшина 60 яшьтән узганнарга вакцина мәсьәләсенә аеруча игътибарлы булырга киңәш итте.

     http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/koklyush-beln-avyruchylar-artkan

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: