Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Колхоз диңгез, без корабль...

    Совет чорында җитәкчеләр өркеп торган райком бюросы дигән орган бар иде. Анда берәүне дә мактау өчен чакырмадылар, шелтә белән котылу иң җиңел җәза санала иде.

     

    Бюродан чыккач бер партоешма секретаре рәистән: “Фәлән абый, бюро беткәнче синең өчен борчылдым, гел йөрәк турысын тотып утырдың, борчыймы әллә?” – ди. “Юк ла, – ди рәис. – Куен кесәсендә бер башлаган чити бар иде, шул түгелә күрмәсен дип тотып утырдым”.

    Мондый мәзәкләр күп инде алар. Һәм алар чынбарлыктан ерак та түгел. Чөнки авылда кеше күп, ә рәис берәү генә. Кемдер тикшерергә, кемдер нәрсәдер сорарга килә. Ә боларның һәркайсының ахыры бертөслерәк тәмамлана.

    Бөек шагыйребез Г.Тукайның зур юбилеен үткәргән елны колхоз рәисе шагыйрь һәйкәле янына килеп: “И, Тукай, үзең дә рәхәт күрмәгәнсең, безгә  дә рәхәт күрсәтмисең”, – ди. Көн саен кунак кабул итеп тәмам туйган бу.

    Шагыйрьнең 100 еллыгын бик зурлап июль аенда үткәрделәр. Кунаклар күп иде. СССРдан, чит илләрдән язучылар, шагыйрьләр һ.б. килгән. Кичке якта китәргә җыенганда бер республикадан килгән шагыйрьнең югалуы билгеле булды. Зур ЧП чыгасы иде, тырышып эзли торгач арыш арасыннан табып алдылар. Арыган булган, янәшәдәге басуга кереп черем итеп алган.

    Бер елларны колхоз рәисләре бик каты үрчеде. Берәр туганга, дуска, таныш-белешкә колхоз кирәк булдымы, берәр авылны аералар да колхоз ясыйлар. Анда бит әле  штаты гына түгел, урынбасары, хисапчылары, белгечләре һ.б. кирәк. 40–50 йортлы авыллар аерым колхоз булып алды. Бер рәис: “Менә мин нишлим инде, бер әйләнеп чыгам да, үрдәге посадкага менеп утырам, анда бар да уч төбендәге кебек күренә”, – дип зарланган иде.

    Хуҗалык рәисләренең тулы плеядасы барлыкка килде. Боларга авыл сабантуйлары гына җитми, ел саен үз сабантуйларын уздыра башладылар. Көрәшә дә, сугыша да (капчык белән), колгага да менә болар. Рәисләр арасында элекке көрәшчеләр аеруча күп. Тора-бара кызып китеп аяк-куллар сына башлагач кына тукталды мондый бәйрәм итүләр.

    Бер киңәшмәдә район җитәкчесе: “Җитәр! – диде. – Чамагызны югалта башладыгыз, районда эчми торган ике генә кеше бар: берсе Акчишмә Нәфыйк, икенчесе Кушлавыч Ренат”, – дип өстәде.

    Чыннан да, чама хисе югалган еллар иде шул. Район җитәкчесе рәиснең айныганы юк, дигән хәбәр алгач, бер колхозга килеп төшә. Кабинетта йодрыкларын өстәлгә суга-суга сүгә моны, ә рәис... туктый алмый шаркылдап көлә дә көлә...

    Бер танышым сәгать  уннар тулгач: “Рәис чакта без бу вакытта ике тапкыр исереп айный идек”, – дип шаярта иде.

    – Ә эшләр гөрләп бара иде бит! – ди икенче танышым ул елларны искә алып. – Район җыелышларында да хуҗалык җитәкчеләрен күбрәк салып йөргән өчен түгел, ә “Агроснаб”ка кайткан комбайннарны алмаган, вагоннарны вакытында бушатмаган өчен сүгәләр иде.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: