erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көн тәртибендә – мөһим мәсьәләләр

25 ноябрьдә Арча муниципаль районының Иҗтимагый советы утырышы булды.

Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат  Гатиятов катнашты.

Утырышны Иҗти-магый совет рәисе Надия Мифтахетдинова ачты һәм алып барды.

Утырышта “Арча муниципаль районында торак программаларын тормышка ашыру турында“, “Мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә сыйфатны бәйсез бәяләү үткәрү йомгаклары турында“, “Аз тәэмин ителгән гаиләләргә дәүләт социаль ярдәме турында“гы мәсьәләләр каралды.

Күргәнебезчә, көн тәртибендәге мәсьәләләрнең һәркайсы мөһим. Мәсәлән, торак белән тәэмин итү кемнәрне генә кызыксындырмый?

– Районда торак белән тәэмин итү дәүләт программалары буенча тормышка ашырыла, – диде район башкарма комитетының инфраструктура   үсеше бүлеге җитәкчесе урынбасары Сания Гатауллина. – Аларда тиешле таләпләргә туры килгән һәркем катнаша ала.

 

2022 елның 1 ноябренә Арча районы буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган 192 гаилә исәптә тора.

Быел 6 гаилә – 1 күп балалы гаилә, 2005 елга кадәр исәпкә баскан 1 инвалид, 2005 елдан соң исәпкә баскан 1 инвалид, 1 ятим бала, ТР Яшьләр эшләре буенча  министрлыгыннан субсидия алган 2 гаилә торак шартларын яхшырттылар.

Районда республика социаль ипотекасы буенча күп кешеләр  тораклы булды. Торак елга 7 процент түләү белән 28,5 елга бирелә. 2020 елның 1 июленнән социаль ипотека буенча торак алу хокукына барлык яшь гаиләләр дә ия булды. Шартлар: ир белән хатынның берсе 36 яшьтән яшьрәк булырга тиеш. 2020 елда мондый мөмкинлектән  34 гаилә файдаланып исәпкә бас-ты, шуларның 11е 2021 елда торак алган да инде.

Программа гамәлгә кергән 2005 елдан башлап 800дән артык гаилә тораклы булган. Хәзерге вакытта 54 гаилә исемлектә тора, шуларның 23е – яшь гаиләләр. Әлеге программа буенча Арча шәһәренең Б.Урманче урамында 48 фатирлы йорт төзелә.

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча федераль программа да бар. Яшь гаиләләргә торак алуга социаль түләүләр бирелә. Анда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылган 35 яшькә кадәрге яшь гаилә катнаша ала. Программа Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык аша субсидияләнә.  Безнең районда 2006 елдан башлап, 2022 елны да кертеп, 58 гаилә субсидия алган, 7 гаилә чиратта тора.

“Авыл җирендә аренда торагы“ программасы кысаларында 2019 елда “Кырлай“, “Игенче“ ширкәтләрендә  10 аерым йорт төзелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия Федерациясенең “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү“ дип аталган дәүләт программасы кысаларында 2006 елдан башлап, 2021 елны кертеп, 342 гаилә социаль түләүләр алды. Хәзергә 6 гаилә чиратта тора.

Болардан тыш, найм килешүе, күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү, гражданнарны тузган торактан күчерү, аерым категория гражданнарны уңайлы торак белән тәэмин итү, ятим һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү, инвалидларны һәм инвалид балалары булган гаиләләрне, сугышчан хәрәкәт ветераннарын торак белән тәэмин итү, “Гаилә ипотекасы“, “Авыл ипотекасы“ программалары гамәлдә.

Арча шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова әйтүенчә, шәһәр җирлегендә 28 гаилә социаль найм килешүе нигезендә алган торакта яши. 7 гаилә торак шартларын яхшырту буенча чиратта тора.

Гражданнарны торакка мохтаҗ дип тану Россия Федерациясе Торак кодексы нигезендә тормышка ашырыла.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров икенче көн тәртибендәге мәсьәлә буенча чыгыш ясап, 2022 елда 10 мәктәптә, 13 балалар бакчаларында, 3 өстәмә белем бирү учреждениесендә сыйфатны бәйсез бәяләү үткәрелүен әйтеп үтте. Монда сүз мәгариф учреждениеләре күрсәтә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында бара.

Бәйсез бәяләү район башкарма комитеты карары белән расланган 5 билге буенча уздырыла. Барысы 100 балл алырга мөмкин. 2022 ел нәтиҗәләре мәгариф эшчәнлеген алып бару шартларының шактый югары булуын күрсәтте. Мәгариф оешмаларының 92 процентында уртача бәя 90 һәм аннан югары (Лесхоз, Яңа Кенәр, Яңа Кырлай мәктәпләре,  Яңа Кенәр балалар бакчасы, Укучылар сарае).

Тикшерү нәтиҗәләре буенча мәгариф оешмаларына тәкъдимнәр җиткерелгән.

Сыйфатны бәйсез бәяләүнең мөһим билгеләренең берсе – барлык балалар өчен дә тигез шартлар тудыру. 2022-2023 уку елында районның мәгариф оешмаларында (16 мәктәптә) мөмкинлекләре чикләнгән 53 бала укый.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов чыгышыннан күренгәнчә, 2022 елда район Мәдәният йортында һәм аның филиалларында сыйфатны бәйсез бәяләү уздырылган. Гомумән алганда бәя уңай. Шул ук вакытта шактый гына тәкъдимнәр дә әйтелгән.

Социаль яклау бүлеге хезмәткәре Динар Билалов аз керемле гаиләләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме турында сөйләде.

Иҗтимагый совет әгъзалары көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча сораулар бирделәр, тәкъдимнәрен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X