erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Конкурста катнашырга ашыгыгыз!

Татарстан Республикасы Арча районы инвалидлар җәмгыяте район мәдәният идарәсе ярдәме белән Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Без Тукайны укыйбыз“ әдәби марафоны кысаларында Арча районындагы сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр арасында бөек татар шагыйре әсәрләрен иң яхшы башкаручыга конкурс үткәрә.

Конкурста катнашу өчен Габдулла Тукай әсәрләрен башкаруның видеоязмасын төшерергә һәм аны катнашучының “ВКонтакте“ социаль челтәрендәге шәхси битендә #БезТукайныУкыйбызАрча2024, #ОбществоИнвалидовАрскогоРайона(Татарстан) хэштэгы белән бастырып чыгарырга һәм “ВКонтакте“ да “Арча районы инвалидлар җәмгыяте“ төркеменә 24 апрель 20 сәгатькә кадәр язылырга кирәк (төркемгә сылтама: https://vk.com/club225525539).

Хэштэгларны видеоязма белән бер постка урнаштырырга кирәк. Мәсәлән: #БезТукайныУкыйбызАрча 2024 #АрчарайоныИнвалидларҖәмгыяте. Конкурста Арча районында яшәүче инвалидлар гына катнаша ала. Конкурста катнашучының социаль челтәрдәге видеоязма урнаштырылган шәхси бите ачык булырга тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сораулар буенча район инвалидлар җәмгыятенә мөрәҗәгать итә аласыз. Адресы: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 17 йорт (Арча район мәдәният йорты бинасы). Конкурс нәтиҗәләре 2024 елның 26 апрелендә игълан ителәчәк. Иң яхшы башкаручыларны күңелле бүләкләр көтә! Һәркемгә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X