erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Конституция буенча тавыш бирү 1 июльгә билгеләнде

Россия Президенты Владимир Путин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көнен билгеләде.

Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1 июльдә узачак, дип белдерде. Мондый карар Конституцияне үзгәртү буенча эшче төркем әгъзалары белән очрашудан соң кабул ителде.
“Россия Федерациясе Конституциясенә 2020 елның 1 июлендә төзәтмәләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирү уздырачакбыз", - дип игълан итте дәүләт башлыгы.
Үзәк сайлау комиссиясе коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча Бөтенрусия тавыш бирүне үткәрү кагыйдәләрен эшләде. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова белдерде.
Памфилова билгеләп үткәнчә, Үзәк сайлау комиссиясе башка илләрдә пандемия чорында сайлауларны үткәрү тәҗрибәсен исәпкә алган һәм “Роспотребнадзор” белән берлектә мондый шартларда тавыш бирү үткәрүнең катгый кагыйдәләрен эшләгән. Тиешле документлар ике ведомство линиясе буенча Россия төбәкләренә җибәрелгән инде.
Фото: Пресс-служба Президента России

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X