erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Конституциягә кертелгән төзәтмәләр ярдәмендә беренче тапкыр яшьләр искә алына

Төзәтмә Төп законның Россия Федерациясе һәм аның субъектларының уртак карамагындагы мәсьәләләр турындагы 72нче маддәсенә кагылачак.

РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутаты Марат Бариевның яшьләр сәясәте турындагы төзәтмәсе Конституциягә төзәтмәләрнең ахыргы вариантында узды. Ул Татарстан депутатлары тарафыннан кертелгән бердәнбер кабул ителгән төзәтмә булды.

«Бу яшьләр мәнфәгатьләрен яклау һәм аңа ярдәм итү өлкәсендә законнарны эшләү һәм кабул итү өчен нигез бирә. Иң мөһиме — бу Конституциягә таянып, яшьләр сәясәте турында әлегә кадәр булмаган Федераль законны кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип белдерде Бариев.

Аның сүзләренчә, элек Конституциядә яшьләр дә, яшьләр сәясәте төшенчәләре дә юк иде. Яшьләр сәясәте турындагы Законны кабул итеп булмады, чөнки аның каршылыклары күп иде. Төзәтүләр нәтиҗәсендә күп кенә киртәләр җиңеләчәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кертелгән төзәтмә Конституциянең Россия Федерациясенең һәм аның субъектларының уртак карамагына кагыла торган 72нче маддәсенә кагыла. Үзгәрешләр нигезендә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм тәрбия белән беррәттән, анда яшьләр сәясәте дә искә алыначак, дип өстәде парламентарий.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X