Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Контракт хезмәте егетләрне кызыксындырды

    Чагыштыру өчен шартлары: чакырылу буенча хезмәт итүчеләргә ай саен 2000 сум акча бирелсә, контракт буенча хезмәт хакы 25-35 мең, премияләр, хезмәт шартларыннан чыгып өстәмәләр дә бар; контракт белән киткәннәр гаскәр төрен, хезмәт итү урынын сайлый, гомуми казарма урынына тулай торакта яши яки фатирга кереп тора ала;

     

    Югары һәм урта һөнәри белеме булган егетләр хәзер мәҗбүри армия хезмәте урынына турыдан-туры контракт буенча хезмәтне сайлый ала. Аерма хезмәт итү срогында. Контракт буенча ул ике ел. Чагыштыру өчен шартлары: чакырылу буенча хезмәт итүчеләргә ай саен 2000 сум акча бирелсә, контракт буенча хезмәт хакы 25-35 мең, премияләр, хезмәт шартларыннан чыгып өстәмәләр дә бар; контракт белән киткәннәр гаскәр төрен, хезмәт итү урынын сайлый, гомуми казарма урынына тулай торакта яши яки фатирга кереп тора ала; бушлай югары белем (хәрби генә түгел) алу мөмкинлеге дә бар. Ташламалары да кызыгырлык – төрле матди ярдәм, юл чыгымнары, чираттагы ял, медицина хезмәтенең тулы пакеты, 20 елдан лаеклы ялга чыгу, фатир алу мөмкинлеге һәм башкалар. Иң мөһиме – эш урыны булу. 

    Узган атнада район Мәдәният йортында уздырылган армия хезмәтенә алынучы, хезмәт итеп кайткан егетләр, аларның әти-әниләре белән очрашуда сүз әнә шул хакта барды. Анда Татарстан Республикасы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты начальнигы Виталий Елагин, хәрби частьлар вәкилләре катнашты.

    – Контракт буенча хезмәт итмиләр, ә эшлиләр. План үтәү өчен тырышалар, дип уйламагыз. Әйе, аның буенча билгеле бер санда кеше табуны таләп итеп куялар, яшермим. Әмма без аның турында түгел, ә сезнең хакта кайгыртабыз. Хәзер капкадан чыгуга акча кирәк. Армиядән кайтканнарның күбесе эшсез булып, шабашкада йөрергә мәҗбүр. Иртә таңнан чыгып китәләр, кичен соң гына арып-талып кайтып керәләр. Аларга берни кирәкми. Бу уйлап чыгарган әйбер түгел, реаль тормыш. Узган ел шулай бер егет шабашкадан шабашкага йөреп, эчә башлаган. Чакырып үзе белән дә, әнисе белән дә сөйләшкәч, контракт буенча хезмәткә Сахалинга җибәрдем. “38 мең сум хезмәт хакым, фатир бирделәр, ихтирам итәләр”, – дип рәхмәт хаты язып җибәрде, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Бүген армиягә китүчеләр турыдан-туры контракт буенча хезмәтне сайлый алалар.

    Контракт буенча хезмәт итәргә киткән Илһам Яруллинның әнисе Кадрия ханым да очрашуга килгән иде. Илһамны Арчада күпләр белә. Җырчы егетебез ул. Арча сәхнәләрен гөрләтте, төрле бәйгеләрдә җиңде.

    – Әтисе күптән вафат. Ике баланы ялгызым үстердем. Икенчесе дә 18 яшен тутырып килә инде. Аны да армия хезмәте көтә. Ә Илһам кечкенәдән хәрби булырга хыялланды. Менә теләген тормышка ашырды. Дәвам итәрме хезмәтен, юкмы, үзе хәл итә. Мин аның теләгенә каршы килмим, – диде ул. 

    Кадрия ханым сәхнәгә чыгып та үзенең фикерләре белән уртаклашты.

    – Минем улым педагогика көллиятенең музыка бүлегендә укыды. Үзе теләп армиягә китте. Контракт буенча хезмәт итүне сайлады. Үзе. Мин катнашмадым. Өч айдан соң бер айга ялга кайтты. Беренче айны ук подъемныйлар белән 36 мең сум акча алдым, диде. Аннан соң күпме булгандыр, кызыксынмадым. Учениеләрдә дә катнашты. Көн саен ватсаб аша аралашып тордык. “Иртән 6да эшкә китәм, кич 7гә кайтам, якшәмбе ял итәм”, – диде. Башта казармада яшәде, хәзер өч егет бергә фатирда торалар. Әле тагын ун көнгә ялга кайтып китте. Бер атна инде Илһам Таҗикстанда. Улым икенче елын хезмәт итә, мин аның өчен тыныч. Еллар тыныч булсын да, балалар исән-имин хезмәт итеп кайтсыннар, – диде Урта Атыдан Кадрия Яруллина. 

    – Таҗикстанда хезмәт итүнең бер елы өч елга санала. Хезмәт хакы 80 мең сумнан башлап. Анда бөтен кеше эләгә алмый әле, – диде аңа өстәп Алмаз Борһанов.

    Яңа Кенәрдән Зөһрә Гайнуллина белән дә элемтәгә кердек. Аның улы Айзат та контракт буенча Самарада хезмәт итә. Казан энергетика техникумын тәмамлаганнан соң киткән. “Аралашып торабыз. Исән-сау хезмәт итсен инде”, – ди Зөһрә ханым.

    Ни өчен контракт буенча хәрби хезмәткә зур игътибар бирелә? Хәрби хезмәт камилләшә бара, бер урында гына тормый. Яңа төр кораллар барлыкка килә. Алар белән эшләү өчен белгечләр, чын профессионаллар кирәк. Бер ел хезмәт итү вакытында гына барысына да өйрәтеп бетерү мөмкин эш түгел. Контракт буенча хезмәт иткәндә хәрбиләр профессионал дәрәҗәдә үсә, тәҗрибәсен ныгыта.  Подполковник Виталий Елагин очрашу вакытында шул хакта әйтеп үтте һәм контракт буенча хәрби хезмәткә алыну, аның шартлары белән таныштырды. Бу чараның максаты да шул иде.

    – Контракт буенча хезмәт итү ирекле. Хезмәт итү урынын, гаскәрләр төрен, белгечлекне контракт белән хезмәт итүче үзе сайлый ала. Аларның хезмәт системалы төстә, максатчан бара. Контрактчы өчен хезмәт гадәти эш. Һәр көн безнең кебек эшкә бара. Дөрес, кизү торулар, учениеләр бар. Әмма ул көннәр чираттагы ялга өстәлә. Хезмәт хаклары 24000 сумнан башлап. Кайда, кем булып хезмәт итүе, званиесеннән, стажыннан чыгып арта бара. ГТО нормаларын яхшы тапшырган өчен дә акча өстәлә. Сентябрьдән дәүләтебез хәрбиләрнең хезмәт хакларын тагын арттырды. Ел саен шулай индексация ясала, – диде Виталий Елагин.

     Югары белем алырга теләсәләр, контрактчылар өч елдан соң үзләре теләгән уку йортына керә ала. Хезмәттән аерылмыйча. Акчасын да ала, укыган вакыт өчен ялын да. Тагын шунысы мөһим, укырга конкурстан тыш керәләр. Бушлай тукланырга була. Дөрес, гаиләлеләр өйләренә кайту ягын карый. Ә менә ялгызларга бу бик яхшы мөмкинлек. Швед өстәле, теләгән ризыгыңны сайлап аласың. Бушлай кием бирелә. Кышкы, көзге-язгы, су үтми торган киемнәр, курткалар, плащлар, шулай ук төрле һава торышы өчен аяк киемнәре. Медицина хезмәте, дәвалану, дарулар да бушка. Контрактчы үзе генә түгел, гаилә әгъзалары да Мәскәүдә махсус госпитальдә бушка дәвалана ала.

    Чираттагы ял хезмәт срогыннан чыгып бирелә. Ел үткән саен ул да арта бара. Себер төбәкләрендә хезмәт иткәннәргә ял озайтыла. Ял итәргә барырга уйласалар, үзенә генә түгел, гаилә әгъзаларына да юл бушка.

    Торак мәсьәләсенә килгәндә, торак алып торырга теләсә, компенсация ясала. Бу елның октябреннән күпме түли, шуның кадәр кайтарылачак. Өч ел хезмәт иткәннән соң Россия Федерациясе Оборона министрлыгының ипотека программасына керергә, теләгән урыннан, шәһәрдән фатир алырга була. Хезмәт иткән дәвердә ипотеканы министрлык түләп бара. Лаеклы ялга чыкканда да ташламалары бар. 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсия ала башлыйлар.  

     –  Контракт буенча хезмәт итәргә кемнәрне алалар соң? 18 яшьтән 40 яшькәчә сәламәт булган, кимендә 11 сыйныф белемле кешеләр сайлап алына. Кайда һәм нинди гаскәрләрдә хезмәт итәргә? Күбесе үзләре яшәгән урынга якынрак җирдә хезмәт итәргә тели. Чакырылу буенча бер, контракт буенча ике ел хезмәт итәсе. Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә армиядә булмаганнар, 27 яше тулып армия яшеннән чыкканнар һәм хәрби билетсыз калганнар өчен дә бик уңай. Чөнки хәзер кайбер урыннарга эшкә кергәндә армиядә хезмәт итеп кайткан булу мәҗбүри, – диде Виталий Елагин. – Инде контракт буенча хезмәт итәргә уйлагансыз икән, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатка килергә яки турыдан-туры Татарстан Республикасы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була. Телефон аша гына да була: 8(843)221-44-52. Бу эш буенча Арча районы лидерлар арасында бара. Шуны да әйтеп үтим, чакырылу буенча хәрби хезмәтне сайлап, ошатмыйсыз икән, гадәти хезмәткә күчә аласыз.

    Хәрби частьлардан контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләр дә очрашуга кайткан иде.

    – Оренбург өлкәсенең Тоцкий районында хезмәт итәм. Казанга ерак түгел, 7-8 сәгатьлек юл. 8 сәгатьлек эш көне. Хезмәт хакы 26000 сумнан башлап. Буш вакытларда үзеңчә ял итәсең. Гаилә белән бергә. Шимбә көнне ярты көн эшлибез, якшәмбе ял. Нәрсә белән шөгыльләнәбез? Тулысынча хәрби хәзерлек белән, – диде Айдар Гобәйдуллин һәм тулы итеп контракт белән хезмәтнең нечкәлекләре турында сөйләде.

     Марсель Мөхәммәтшин Кукмара егете. Хәзерге вакытта Камчаткада корабльдә хезмәт итә. Фельдшер.

    – Бер көн хезмәт ике көнгә санала. Биш көнлек эш атнасы. Корабльдә дүрт тапкыр туклану оештырыла. Ял 60 тәүлек, шуңа әле юл өстәлә. Чираттагы ялның һәр көненә паек та бирәләр. Хезмәт хакы 38 мең сумнан башлап. Төрле өстәмәләр бар. Шәһәрдән дә матди ярдәм күрсәтелә. 10 елдан соң пенсия, 15 ел хезмәт иткәннән соң Камчатка пенсиясе бирелә,  – диде Марсель. – Акча эшлисез, әти-әниләрегезгә булышасыз, иң мөһиме, хезмәт урыныгыз, яхшы хезмәт хакыгыз, уңайлыклар бар.

    – Әти-әниләрне иң куркытканы – сугыш булган урыннарга җибәрү. Мәсәлән, Сириягә?

    – Монда курка торган урын юк. Ялланып хезмәт итүчеләр белән бутарга ярамый. Сириягә бөтен кеше эләгә алмый әле. Чөнки анда командировкага барган өчен долларлар белән түлиләр, – диде Виталий Елагин.

    Очрашуга килгән егетләр белән дә аралашып алдык. Контракт буенча хезмәт итү белән кызыксынучылар табылды.

    – Ә нигә бармаска? Шартлары кызыксындыра торган бит. Ничек хезмәт итү үзебездән тора, – диделәр алар.

    – Егетләр өчен бик уңай. Кайда ни язганын берәү дә белми. Хәрби ипотека үзе генә ни тора. Монда ипотекага фатир алып гомер буе түләргә  кирәк, – диде Эльмира Габдрахманова.

    Тиздән көзге чакырылыш башлана. Егетләргә әле уйларга вакыт бар. Ике ел бик тиз үтеп китә ул. Акча эшләп аласыгыз килсә, контракт буенча хезмәтне сайлау бер дә зыян итми. Еллар гына имин булсын.

    Гөлсинә Зәкиева

       

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: